Көзге муллык бәйрәме
Илебез җәмәгатьчелеге октябрь аеның икенче якшәмбесен (12 октябрь!) Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү тармагы хезмәтчәннәре көне буларак билгеләп үтәчәк.
Әлеге уңайдан, бүген, ягъни 7 октябрь көнне, район мәдәният йортында зур тантана үткәрелде. Биредә аграр тармакта, эшкәртү сәнәгате өлкәсендә хезмәт куючы райондашларыбызга зур хөрмәт күрсәтелде. Аларга иң изге теләкләрен муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов, иганәче, авыл хуҗалыгы тармагы ветераны Дамир Каюмов һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов җиткерде. Азактан район башлыгы Айрат Фатхуллин белән аграр министр урынбасары Гөлүс Баязитов, үз чорының легендар свымчысы, Социалистик Хезмәт Герое Гөлбикә апа Кәримовага бүләк тапшырдылар.
Бәйрәм программасында алдан тәгаенләнгәнчә, алдынгы хуҗалыкларны, игенче - механизаторларны һәм терлекчеләрне бүләкләү, алар адресына җылы, матур сүзләр җиткерү барышында алар өчен районыбыз үзешчәннәре тарафыннан дәртле җырлар да башкарылды.
Азактан, Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры артистлары тарафыннан Туфан Миңнуллинның ”Без бит авыл малае” дип исемләнгән спектакле күрсәтелде. Шунысы игътибарга лаек, бүгенге көннең иң актуаль проблемаларының берсе - татар авыллары бетү мәсьәләсен күтәргән әсәр танылган драматург һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан ага Миңнуллинның тууына 90 ел тулуга багышлап сәхнәләштерелгән. Спектакльдә төп рольне якташыбыз, күптән түгел шушы спектакль премьерасы белән үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Илнар Җиһангир улы Низамиев башкарды.
Көзге иң күркәм традицион бәйрәм турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев