Акция үткәрелде
16 ноябрь - Юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көне.
Әлеге уңайдан бүген Теләче авылының үзәк урамында юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, полиция майоры Салават Каюмов, “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Саба районы бүлеге җитәкчесе Гүзәл Ягъфәрова һәм Иске Җөри урта мәктәбенең “Яшь юл инспекторлары” отряды, “Беренчеләр хәрәкәте” әгъзалары (җитәкчеләре - Наилә Бәдриева) тарафыннан тематик акция үткәрелде. Акция барышында алар транспорт йөртүчеләр, җәяүлеләр белән әңгәмә корып, юл хәрәкәте иминлеген пропагандалаучы үзләре ясаган белешмәлекләр, авторучкалар һәм брелоклар тараттылар, плакталар белән чыгыш ясадылар, “Юлларда аварияләр ни сәбәпле килеп чыга?” дигән темага экспресс - сораштыру үткәрделәр.
Берләшкән Милләтләр Оешмасы карары буенча, 2025 елдан башлап, ноябрь нең өченче якшәмбесе Бөтендөнья Юл һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне дип игълан ителгән. Әлеге көн куңелсез фактларга игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән: көн саен 3 мең кешенең гомере өзелә һәм 100 меңгә якын кеше җитди җәрәхәт ала. Үлүчеләр һәм зыян күрүчеләрнең күбесе яшьләр.
Бу хата тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев