Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«АҖАГАН” уены турында беләсезме

Совет чорында үскән кешеләргә “Аҗаган” уены турында аңалатасы юк: алар ел саен бу хәрби-спорт уенында катнашканнар. Ел саен, мәктәпләрдә бу хәрби- патриотик уен уза әлбәттә. Менә бүген Караширмә авылында да гөрләтеп «Аҗаган» уенын уздырдылар.

"АҖАГАН” уены турында беләсезме


Совет чорында үскән кешеләргә “Аҗаган” уены турында

Фотолардан күренгәнчә, “Аҗаган” кызларны да хәрбиләрчә киендерде.  Уеннарның төп шарты шундый. “Аҗаган” – командалы уен. Монда әле составында берничә лидер уенчы булу гына аерым командага җиңү яуларга булышмый. Бер-береңә терәк булганда гына уңышка өметләнеп була. "Сынаулар вакытында бер-беребезне “тартырга” туры килә, “Аҗаган” безне тагын да дуслаштырды,  көчле-җитез генә түгел, ярдәмчел булырга да өйрәтә, – диделәр уенда катнашучылар.  Матур чара булды, рәхмәт оештыручы мәдәният хезмәткәрләренә. Дәвамлы булсын!
Зөлфия Ибраһимова.

Белешмә. Совет чорында бик популяр булган “Аҗаган” уенының яңа этабы тулы форматта 2000 елда яңара. Һәм ул елдан-ел камилләшә, заманчарак, сыйфатлырак һәм яхшырак дәрәҗәдә уза. Ел дәвамында ул Татарстан буенча 15 меңнән артык баланы үзенә берләштерә: мәктәпләрдә ярышлар уза, район һәм зона турларында кискен көрәшләр бара.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев