Әбде авыл җирлегенә кергән авылларда язгы җыеннар узды
22 апрель көнне Әбде авыл җирлегенә кергән авылларда язгы җыеннар булып узды.
Көн тәртибендә территорияләрне төзекләндерү, зиратларда һәм чиркәү территорияләрендә өмәләр оештыру, чүплекләрне бетерү, терлекләр көтүен җайга салу, үзара салым, су белән тәэмин итү һәм янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләре каралды. Тактамыш авылында җыелыш йомгаклары буенча су белән тәэмин итүне оештыру һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен җаваплы кешеләр сайланды.

Торак пунктларда яшәүчеләр фикер алышуда актив катнаштылар, җирлек башлыгы Нияз Рәхмәтуллинга борчыган сорауларын бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев