Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Әбдедә сугыш ветеранын тәбрикләделәр

Бүген Әбде авыл җирлегендә яшәүче сугыш ветераны Никитин Петр Павловичның туган көне. Аңа 93 яшь тулды.

Аны гомер бәйрәме белән котларга Әбде  авыл җирлеге башлыгы Нияз Рахматуллин, Әбде авылы мәдәният йорты җитәкчесе Фәния Козина һәм  социаль хезмәткәр Галина Игьлепова  килделәр. Яше барса да, ветеран алай бирешү ягында түгел әле, күңел күтәренкелеген югалтмыйча, Ходай биргән һәр көнгә сөенеп яшәргә тырыша.  Чын җир кешесе ул, табигатьне ярата.

Петр Павлович 1931 елның июль башында Әбде авылында туган.  Совет Армиясе сафларыннан кайткач, Петр Павлович Калинина Клавдия Александровнага өйләнә. Алар гаиләсендә алты бала туа Гомере буе авыл хуҗалыгында хезмәт куя.  Петр Павлович үзенең нәтиҗәле хезмәте өчен күп бүләкләргә ия.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев