Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ачы каргыштан куркыйк!

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, санитар чистарту икеайлыгы барышында (ай ярым вакыт аралыгында) республиканың күзәтчелек органнары хезмәткәрләре тарафыннан 3904 табигать бозу очрагы теркәлгән (шуларның 2868 тәртипкә китерелгән), 1726 беркетмә төзелгән, 3 млн. 902 мең сумлык штраф салынган. 2411 санкцияләнмәгән чүплек ачыкланган, шуның 1923 е (79, 8%) юкка чыгарылган.

Муниципаль берәмлекләр тарафыннан 396 мең куб.м көнкүреш к а л д ы к л а р ы ч ы г а р ы л г а н . Биләмәләрне чүптән арындыруда 523 мең берәмлек техника эшкә җигелгән, 229 мең төп агач утыртылган. Хәзер юл буйларын чистартуда көн саен 614 кеше, 210 берәмлек техника катнаша. Табигатьне бозу турындагы көндәлек оператив мәгълүматлар республика иҗтимагый экологик пунктында кабул ителә. Мисал өчен, Ачы каргыштан куркыйк! Быелның 11 маена әлеге пункт хезмәткәрләре тарафыннан 2867 мөрәҗәгать кабул ителгән, # ЭКОВЕСНА бәйгесенең “Иң яхшы муниципаль берәмлек” номинациясендә Теләче районы авыл районнары арасында, Биектау, Балтач, Апас районнарыннан азга гына калышып, дүртенче урынны яулады. Санитар чистарту икейлыгы барышында районда күзәтчелек органнары хезмәткәрләре тарафыннан 16 беркетмә төзелгән. Табигать бозуның өч очрагы 17 май көнне Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы үзәк территориаль идарәсенең беренче разрядлы белгече Ришат Билалов һәм муниципаль район башкарма комитеты каршындагы административ комиссиянең төп белгече Гөлфия Садыйкова тарафыннан Югары Мәтәскә авылында үткәрелгән рейд вакытында ачыкланган. Тәртип бозучыларга кисәтү ясалып, өчесенә дә административ беркетмә төзелгән. Рәсемдәге чүп өемен исә билгесез кешеләр авылга кергәндә, ышыклау полосасы янына ташлап киткәннәр. Шунысы игътибарга лаек, Гөлфия Садыйкова белдергәнчә, узган ел табигатьне бозган өчен ике мең сум штраф түләүчеләр, төзелеш материалларын, утын, печән, салам өеме калдыкларын әле дә җыештырмаганнар. Бер ел үтеп, кабат кисәтү ясагач, бер көн җиткән үзләренә. Нәрсә бу?  Күзәтчелек органнары хезмәткәрләренә үпкә сүземе, әллә бөтенләе белән сансызлыкмы? Узган ел да биредә алар тарафыннан җиде административ беркетмә төзелеп, өч кешегә штраф салынган булган.

- Кешенең шәхси йорты тирәсендә чүп-чар тупланса, җаваплылыкка тарту җиңел, - ди Ришат әфәнде.

- Ул торак милекчесе булып тора, димәк, аның тирәсендә санитар нормалар үтәлеше өчен дә җаваплы. Ә гражданин якындагы урман яки чокырга түгә яки ял итүчеләр үзләреннән соң “дуңгыз абзары” ясап калдыра икән, бу җавапсыз калырга да мөмкин. Чөнки кагыйдә бозучыны тоту бик авыр эш. Моның өчен һәр куак астына берәр инспектор утыртып чыгып булмый бит инде. Шуңа күрә чүпләүчеләрне генә түгел, ә кагыйдә бозылган биләмә хуҗасын штрафка тарту җиңелрәк. Дөрес, бу очракта чүп күп булырга тиеш. Юридик затларга санкцияләнмәгән урында калдыклар туплаган өчен штраф - 100-250 мең, вазифаи затларга - 10-30 мең, гражданнарга 1-2 мең сум тәшкил итә. Тәртип бозуның төренә карап, бу сумма үзгәрергә дә мөмкин. Әйтик, юридик затлар штраф кына түләп котыла алмаска, үз эшчәнлекләрен 90 тәүлеккә кадәр туктатып торырга мөмкиннәр. Ел саен җәйге айларда Шәтке урта мәктәбе базасында экологик юнәлештәге ял һәм сәламәтләндерү лагеры эшли. Табигатькә кешелекле мөнәсәбәт, тереклек өчен җаваплылык тәрбияләүче әлеге лагерь капкасын ачып кергәндә ике экологик сукмак картасы каршы ала. Анда түбәндәге сүзләр язылган. “ Уйла, кеше! Уйла, кара, кеше! Син үз әнкәсен җәзалаган кыргыйга охшап калмадыңмы? Син талап җансыз бушлыкка әверелгән болын, урманнарның сыкрануы әнкәңнең әрнүле тавышына охшаганмы? Син томалап талчыктырган, сулардай сулышсыз калган күлләр, зәңгәр күзләрен мәңгелеккә йомган чишмәләр каргышы куркытмыймы сине? Син җимереп һәлак иткән, син ташын ташка тураган, син юкка чыгарган таулар үзләренең кыяларында очкан бөркетләре, болытларга терәлеп тибрәлгән агачлары белән бергә төшеңә кермиме? Җавап сорамыймы алар синнән. Уйла кеше! Бу сорауларга син бүген җавап эзләмәсәң, иртәгә сорау бирүче дә, җавап кайтаручы да булмаячак. Үзеңә якты дөньяда яшәргә фатиха биргән Әнкәң - табигатьнең ачы каргышыннан курык!” Санитар чистарту икейлыгы барган бу көннәрдә әлеге шигарь аеруча актуаль яңгырады.

Фәнил Нигъмәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев