Ачы мәдәният йортында "Пушкин картасы" проекты буенча «Рус фольклоры дөньясы»дигән чара үткәрелде
Һәр халыкның үз традицияләре һәм гореф-гадәтләре бар. Милли мәдәниятне саклау, фольклор халык гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм бәйрәмнәрен торгызу - бүгенге көннең иң мөһим бурычларының берсе.
Чара кунаклары зур кызыксыну белән интерактив аралашуга кушылдылар: бишек җырлары җырладылар, мәкальләр сөйләделәр, күңелле уеннар уйнаганнар. "Мәдәният йортында эшләп килүче «Рябинушка» һәм "Калинушка" фольклор ансамбльләре чыгышы да халкыбызның үткәненә кайтырга ярдәм итте", - ди мәдәният йорты директоры Лилия Солтанова.
Зөлфия Ибраһимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев