Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ачыда кышны озаттылар

Бүген, ягьни 1 март көнне (Язның беренче көнендә!) районыбызның провослав динен тотучылар күпләп яшәүче Әбде, Үзәк, Шармыш һәм Ачы авылларында Май чабу (Масленница) бәйрәмен билгеләп үттеләр.

 Әлеге рәсемнәрдә сез Ачы авылында булып узган бәйрәм күренешләрен күрәсез. Авылы халкын  һәм кунакларны Май чабу бәйрәме (икенче төрле аны халыкта Кышны озату бәйрәме дә дип йөртәләр) белән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов котлады.

- Барыгызны да бүгенге язгы, кояшлы бәйрәм белән ихлас котлыйм. Бәйрәм күңелләрегезгә бәйрәм рухы, хезмәт дәрте өстәсен. Язгы кыр эшләренә старт бирергә дә санаулы гына көннәр калып бара. Иртәгедән исә православ динен тотучы райондашларыбыз өчен ураза башлана. Аны күтәренке рухта, тыелганнардан тыелып үткәрергә язсын, - диде ул.

Яз бәйрәмен Ачы авылы клубы каршында эшләп килүче иҗат берләшмәләренә йөрүче үзешчәннәрнең җыр- биюләре, такмаклары бизәде. Җитәкчеләре Лилия Солтанова. Алар трафыннан бәйрәм кунаклары өчен күңелле, бүләкле уеннар үткәрелде.

Ачы авылында узган Май чабу бәйрәменең барышы турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укып белә аласыз.

Фәнил Гаязов.

Автор фотолары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев