Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ачыктан-ачык сөйләштеләр

Бүген, ягъни 14 ноябрь көнне, муниципаль район Советының утырышлар залында авыл имамнары һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәшмә булып үтте.

Муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә узган киңәшмәдә район прокуроры Нурия Сабирҗанова, Татарстан Республикасы Рәисе департамаентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек Идарәсе дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләр бүлегенең баш киңәшчесе Гадел Хәсәншин, районыбыз имам мөхтәсибе, Төньяк төбәк казые Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев катнашты һәм чыгыш ясады.

Киңәшмәнең көн тәртибендә дини учреждениеләрнең җир участокларын һәм мөлкәтен теркәү һәм райондагы миграция мәсьәләләренең торышы каралды. Фикер алышуларда районның җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы рәисе Роман Трофимов, Үзәк авыл җирлеге башлыгы Вальтер Котников, Алан авылы имамы Гатият Шөгаепов, Айдар авылы имамы Әхмәт Солтановлар катнашты.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев