Әдәбият - Илһам чишмәм
Нык безнең әдәбият, Аның җегәрендә- Тукайлар, Җәлилләр, Туфаннар ныклыгы! Сибгат Хәким.
Мин татар әдәбиятыннан булачак республика олимпиадасына әзерләнеп утырам.Өстәлемдә әдәбият дәреслекләре һәм әдәби китаплар өеме. Алар янәшәсендә яраткан журналым –“Казан утлары” да бар.
Дәреслектә бирелгән әсәрләрне рәхәтләнеп укыйм. Билгеле, иң элек язучының тормыш һәм иҗат юлын өйрәнәм. Әсәрләрне укыгач,һәр әдипнең үзенә генә хас иҗат стилен барлыйм, аларда чагылган чор үзенчәлеген тикшерәм. Ә соңыннан, әсәрнең сәнгатьчә эшләнешен, тел -сурәтләү чараларын билгелим, гомумән, әдәбият белеме өйрәткәнчә анализлыйм.Укыган әсәрләремнең сюжеты ,аларда сурәтләнгән вакыйгалар, күтәрелгән тема һәм проблемалар минем әдәбиятка булган мәхәббәтемне тагы да үстерә.Мин үземнең туган әдәбиятыма сокланып туя алмыйм, һәр чор,һәр буын язучыларына рәхмәт әйтәм. Нинди генә иҗат җимеше бүләк итмәгәннәр алар безгә! Әсәрләрне уку барышында туган телемнең энҗедәй сүзләренә юлыгасың , милләтемнең күңел байлыгын , аның гореф-гадәтләрен,тормыш тәҗрибәсен ,үткән юлын беләсең.Мин ,аеруча, йөзьяшәр ил агасы булган язучы Г.Бәшировның” Туган ягым- яшел бишек”, туган ягымның йөзек кашы Ф.Хөснинең “ Минем тәрәзәләрем” дип исемләнгән автобиографик повестьларын яратып, кат-кат укыйм. Чөнки аларда халкымның нихәтле күңел байлыгы...Күпме бай мирас калдырган бит алар безгә!..
Әдәбият бәйгесенә баручы ,дәреслектә бирелгән әсәрләр белән генә чикләнергә тиеш түгел, әлбәттә. Чөнки без алдагы буын язучылары белән бергә, бүгенге көн язучылар,аларның иҗат җимешләрен белергә тиештер, минемчә! Без бит , әдәбият сөючеләр! Халкымның күп гасырлык әдәбиятын, аның үткән юлын, бүгенгесен белми торып, ничек инде әдэбият буенча көрәшкә барасың ди...Шуңа күрә минем өстәлемдә бүгенге язучыларның да кайбер китаплары урын алган.
Мин хәзерге драматурглардан , аеруча, Данил Салихов, Рәдиф Сәгьди,Мансур Гыйләҗев ,Илгиз Зәйниев,Ркаил Зәйдулла әсәрләрен яратып укыйм.Менә хәзер дә кулымда Данил абый Салиховның “Таш сандык” дип исемләнгән китабы . Сандык төбенә төшеп җитә алмасам да , “ Хиромантлар”( “Уч төбендә өч егет”) , “Коткарыгыз,каравыл” комедияләрен уку бәхетенә ирештем. Әсәрләрне уку барышында рәхәтләнеп көлдем, ял иттем. Аларда сурәтләнгән тормыш вакыйгаларының табигыйлегенә , матурлыгына сокландым .” Әни буласым килә” мелодрамасы без. кызлар өчен , әйтерсең, тормыш мәктәбе... Һәр әсәр, чынлап та, әдәбиятның- тормыш дәреслеге икәнлеген сөйли, сыман. Туган әдәбиятымны мин безне киләчәккә әзерләүче бөек укытучыга тиңләр идем...
Икенче китабым күпкырлы язучыбыз Ркаил абый Зәйдулланың”Саташкан сандугач” китабы.Мине, аеруча, аның“ Паспортлы шүрәле“ комедиясе әсир итте. Шул әсәр аша мин тагын бер кат тормыш чынбарлыгын күзалладым. Ә прозада , бигрәк тә ,Айгөл Әхмәтгалиева әсәрләрен укырга яратам. Аның “Кайтаваз” хикәясен укып, ана белән бала арасындагы күңел матурлыгы, йөрәк җылысының тирәнлегенә тагы бер кат төшендем . Алга таба мин аның“Туташ“ дип исемләнгән әсәрен укырга җыенам. Шулай ук прозаиклардан М.Галиев,Г Гыйльманов, якташыбыз Р.Низами ,Ф Сафин, Р.Зәйдулла, Р.Рахман һәм башка бик күп язучыларның әсәрләрен укырга да өлгердем. Әлбәттә,боларны укуда төп ярдәмче-“ Казан утлары” журналы. Чөнки анда бүгенге язучыларыбызның яңадан яңа иҗат җимешләре басыла.Ул әле безнең гаилә дусты да, аеруча,әтиемнең яраткан журналы.
Шигърияткә килгәндә, өлкән шагыйребез Р.Фәйзуллинны,аның фәлсәфи лирика үрнәкләрен укыйм,Г.Морат,Р.Гаташ иҗатларына да игьтибар итәм. Ә Ләбиб абый Леронны укып , рәхәтләнеп елмаям .Яшь шагыйрьләрдән Р.Мөхәммәтша ( яшь дип,әллэ ни яшь түгел инде)Б.Ибраһимов, Фәнил Гыйләҗев, Резеда Гобәева ,Ленар Шәехһ.б. бик күпләрнең хис – кичерешләргә үрелгән шигырь тәлгәшләрен укып, рәхәтләнеп ял итәм. Аларның стиль үзенчәлекләрен өйрәнәм,тезмәләрдәге тел-сурәт чараларына игътибар итәм, хисләр дулкынын аңларга тырышам. Чөнки , әдәбият бәйгесендә боларны белү һичшиксез кирәк булачак.
Ниһаять, кулыма “Казан утлары” журналының быелгы тәүге санын алам. Бөек шагыйребез Тукай әйткәндәй ,аның изге сәхифәләрен актарам..Менә Шәмсия апа Җиһангированың “Мәхәббәт ничәү була? дигән хикәясе Ничек укымыйсың инде бу турыда...Бик рәхәтләнеп , бер утыруда укып та чыктым. Шулай ук яшь прозаик Диана Фәрхетдинованың “Язмышның соңгы бүләге” хикәясен укыйм. Бу хикәяләр минем өчен сабак,киләчәгемә бер дәрес. Бәлки,алга таба мин дә каләмемне хикәя жанрында сынап карармын. Әнә бит , журналыбыз яңача әдәби әсәрләр бәйгесе дә игълан иткән...
Факил абый Сафинның “Күкләр җиргә тоташкан” повестенда мондый юллар белән очрашам:
-Элеккеге язучылар әйтмешли,кулдан каләм төште.Сәбәбе дә җитди-син язганнар бүген кемгә кирәк?Без ,язучылар, шушы сорауга җавап эзләп гасабиланабыз.Безнең язганнарны укучы булырмы?Бүген бераз бардыр да, ә киләчәктә ни көтә?
Билгеле, урынлы борчылу.Телебезнең киләчәге барыбызны да уйландыра. Ләкин артык кайгырырга кирәкми, минемчә. Әдәбият буенча олимпиадага гына да ничә йөзләп бала, күпме әдәби китаплар укып килә бит! Безне беркем дә мәҗбүр итеп укытмый ,без рәхәтләнеп, дәресләрдән соң калып та, китапханәләргә йөреп тә укыйбыз.Чөнки безнең киләчәгебез дә татар теле һәм әдәбияты буенча юл алачак . Безнең арадан да каләм ияләре һичшиксез чыгар, Аллаһы боерса. Языгыз,яз хөрмәтле һәм кадерле язучыларым! Әйе, әйе, Сезне укучылар бүген дә, киләчәктә дә булыр һәм булачак! Чөнки телебез һәм күпгасырлык әдәбиятыбызның киләчәге тагы да якты ,нурлы булыр дип ышанасы килә.
Укыйк , дусларым, Галиҗәнап китапларны! Аларда бит безнең тарихыбыз, милләтебез , телебез, бүгенге һәм киләчәк көнебез.Әсәрләрне укыганда туган телемнең матурлыгын, аның энҗедәй сүзләр бәйләмен күреп шатланасың бит! Искиткеч нәфислек !Аларны җыр белән тиңләп була.Минемчә,үз теле, әдәбиятын белгән кеше беркайчан югалмас,тормышта үз урынын таба алачак.Чөнки китап укыган кеше бу дөньяны икенче яктан күрә, тормыш кадерен белергә өйрәнә.Әйткәнемчә,һәр укыган әсәр кеше тормышына бер яңалык алып керә,киләчәккә юл сала. Әйдәгез,әдәбиятның төрле өлкәләрендә иҗат итүче язучыларыбызның әсәрләрен укыйк, сүз сәнгатенең, телебезнең матурлыгын тоярга өйрәткән берсеннән – берсе талантлы әдипләребез булуы белән горурланыйк!
Димәк ,туган әдәбиятыбызның киләчәге өметле һәм нык! Аның җегәрендә бүген дә күпкырлы язучыларыбыз бар! Алар иҗат иткән әсәрләр без, әдәбият сөючеләрне, иҗатка рухландыра, әдәбият мәйданында көрәшергә көч һәм илһам бирә, туган телебезгә мәхәббәт уята.
Яз ,Язучым ,яз ! Әдәбиятыбыз- илһам чишмәбез саекмасын!
Назлыгөл Гайнетдинова, Баландыш төп мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев