Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Җәй яме хезмәт белән…

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 26 июньгә алынган мәгълүматлар буенча 4311 гектар мәйданнан күпьеллык үләннәр җыеп алынган. Планга карата үтәлеш - 56%. План - 7731 гектар.

Җыеп алынган мәйданнардан 20869 тонна сенаж, 2241 тонна печән әзерләнгән. Бер шартлы терлеккә күчереп исәпләгәндә 8,1 центнер азык берәмлеге туры килә. Бүген иң мул терлек азыгы - җаваплылыгы чикләнгән “Чулпан”, “Алан” ширкәтләрендә тупланган. Мәсәлән, “Чулпан”да бер шартлы терлеккә - 10,4, “Алан”да - 9,8 центнер азык берәмлеге әзерләнгән. “Алан”да күпьеллык үләннәрне җыюны 26 июньдә тәмамладылар, болын печәне җыюга берничә көн алдан керешкәннәр иде. Башка хуҗалыкларда да терлек азыгы әзерләү кампаниясе оешкан төстә бара. “Әхмәтова Г.Ф.” крестьян-фермер хуҗалыгы хезмәтчәннәренә әлеге юнәлеш буенча эш темпын кичекмәстән арттыру зарур.

Паралель рәвештә районыбыз кырларында игеннәрне тәрбияләү Җәй яме хезмәт белән… эше дә зур оешканлык белән бара. Мәсәлән, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 26 июньгә алынган мәгълүматларга караганда, 41103 гектар мәйданда игеннәр чүпкә, 28234 гектарда - корткычларга, 24856 гектарда - авыруларга каршы эшкәртелгән, 31876 гектарда - яфрактан тукландырылган. Соңгы агрочара җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче” ширкәтендә яхшы оештырылган.

Хәзер районыбыз хезмәтчәннәре тулаем 69732 килограмм сөт савып алуга ирешә. Бер сыерга күчереп исәпләгәндә, 19,8 килограмм сөт туры килә. Әлеге күрсәткеч узган елгы шушы чор белән чагыштырганда 109%ка артык. Бүген җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте терлекчеләре бер көнгә һәр сыердан - 27,9, “Игенче” ширкәтендә - 25,2 килограмм сөт савалар.

24 июнь көнне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте һәм “Низамов М.Х.” крестьян-фермер хуҗалыгы кырларында булып терлек азыгы әзерләү кампаниясенең барышы белән танышып кайттык. Йөреш вакытында һәр ике җирлектә дә кызу эш кайный иде. Мәсәлән, “Низамов М.Х.” крестьянфермер хуҗалыгында, 128 гектарлы люцерна басуында ДОН - 680 комбайнында эшләүче, әмма без килгән көнне гаилә хәле буенча ял сораган Раил Хәсәншин урынына инженер егет Ильмир Галимов эшкә алынган иде. “Кылны кырыкка ярыр чакта, башкача була да алмый. Яшел масса тиешле дәрәҗәдә кипшергән. Бүген-иртәгә җыеп бетерергә кирәк”, - диде ул. Ул туратып төягән массаны “КамАЗ” шоферлары Әнвәр Газизуллин, Хәйдәр Нәҗипов, Илнур Фәсхиевлар бертуктаусыз чокырга ташып торалар. Эштә өзеклек тудырмыйлар. Без килгәндә алар төшке ашка туктаганнар иде. Кырга аш чыгаручы Габдрахман абый Тимербаев белән пешекче Гөлназ ханым Нуриева, Гөлнур Валиева кайнар аш белән сыйлады. Алар ташыган массаны К-700 тракторы белән Газинур Гарипов шундук тарата, таптый.

Аланда исә терлек азыгы әзерләү кампаниясендә “Полесье” комбайнчылары Равил Кәримуллин, Василий Сумбаев, Марат Сибгатуллин, “КамАЗ” шоферлары Рәшит Хәбиров, Дмитрий Варламов, ГАЗ53 автомобилендә эшләүче Рәкыйф Яруллин, чокырга кайтарылган сенажны таратып, таптап, тыгызлаучы механизаторлар Динар Гайнуллин белән Зөфәр Шәйхетдинов, Мәхмүт Әхмәтов һәм Илнур Вафин зур өлгерлек күрсәтеп эшләгән. Әлеге егетләрнең уртак тырышлыгы белән күпьеллыкларның беренче катыннан 7 мең тонна сенаж әзерләнгән.

Фәнил Нигъмәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев