Айгөл Хәйретдинова студент елларын искә төшерә
Минем медицина хезмәткәре булуымда ике бертуган апамның өлеше бик зурдыр, чөнки ул да минем кебек Казан медицина көллиятен тәмамлап ашыгыч ярдәм станциясендә хезмәт куя.
Олы Нырсы урта мәктәбен тәмамлагач та Казан медицина көллиятенә укырга кердем. Тормышта иң кирәкле һөнәр дип уйладым, шуңа күрә дәвалау факультетын сайладым. Каннан курку хисе булмаганлыктан укыган вакытта җиңелрәк булды. Студент еллары алай шау-шулы үтте дип әйтмәс идем. Чөнки укырга кергәндә 31 идек, укып бетереп диплом алганда 24 кә генә калганбыз. Өй биремнәрен дә җитәрлек бирәләр иде. Шуңа күрә дә уку иң беренче чиратта булды. Сирәк булса да дус кызларым белән концерт, киноларга баргалый идек.
Шундый усал укытучы бар иде безнен, одногруппник төнге эштән соң , йокыга китте бу дәрес вакытында, аннары гырлый башлады каты итеп, укытучы да ишетте, без инде анын өчен курыккан идек, ләкин көтмәгәндә укытучы уятмагыз, йокласын, аргандыр инде диде. Укытучыбызга карта фикеребез үзгәрде шул көннән соң.
Тагын бер кызык вакыйга: микробиология дәресендә укытучы опрос ясады. Одногруппникка "какие грибы ты знаешь? Расскажи про них" дип сорау бирде, одногруппник санап китте: шампиньон, ак гөмбә, лисички һәм башкалар. Укытучы эчтән генә көлеп утырды инде тынлап, туктатмыйча, чөнки сорау башка гөмбәләр турында иде, ашый торган гөмбәләр турында түгел,көлеп үләбез дип торам.
Студентларга киңәшем шул: сабыр булырга, миннән булмый, минеке түгел икән бу дип беренче вакытта ук бирешмәскә, тырышып укырга һәм һәр кабатланмас мизгелнең кадерен белергә.
Айгөл Хәйретдинова. Олы Нырсы авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев