Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Әйләнә-тирәбездәге экология” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция

Шәтке урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Әйләнә-тирәбездәге экология” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция булып узды.

Әлеге мәктәп республикада экологик-географик белем һәм тәрбия бирү буенча инновацион мәйданчык булып тора. Шуның өчен дә бу конференция, КФУ, Рус география берелегенең региональ бүлеге белән берлектә, ел саен үткәрелеп килә. Быел әлеге конференция укучылар белән  дүртенче тапкыр уза.

Конференциянен географиясе елдан-ел киңәя һәм катнашучылар саны да арта. Алдагы елларны эш биш секциядә уза торган булса, быел, катнашучылар күп булу сәбәпле, 6 секция эшләгән. Анда Казан шәһәре, Теләче, Саба, Мамадыш, Балтач, Биектау, Балык Бистәсе, Ютазы районнарыннан  72 укучы катнашкан. 

Конференциядә Казаннан, Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Төньяк идарәсеннән, район Башкарма комитетыннан,  Мәгариф бүлегеннән килгән мөхтәрәм кунаклар катнашты. Алар: д.п.н., КФУ профессор -Гайсин И.Т., Теләче муниципаль районы башлыгы Аппараты житәкчесе – Мөбинов И.В., Мәгариф бүлеге җитәкчесе - Карпова Н.В., Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Төньяк идарәсе башлыгы -  Касимов Л.А. – начальник Северного ТУ Министерство экологии и природных ресурсов, КФУның өлкән укытучысы - Валиев М.Р., Казан шәһәренең 80нче номерлы мәктәбе директоры -  Мансуров Роберт Мияссарович , ТР биоресурслар Дәүләт комитеты Ашыт  табигать заказнигы специалисты –Ахметзянов Р.З , Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Төньяк идарәсенең III разрядлы инспекторы - Фарухова Лейсан  Мугътасимовна, Балык Бистәсе районының Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры - Набиуллин Д.Х. катнашкан. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев