Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Айлык хезмәткә нәтиҗә ясалды

Бүген, ягъни 16 ноябрь көнне, муниципаль район Советының зур утырышлар залында агымдагы елның октябрь аенда авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан терлекчелек тармагында куелган хезмәткә нәтиҗә ясалды.

Муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә узган киңәшмәгә авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, ферма мөдирләре, зооветеринария белгечләре һәм икътисадчылар чакырулы иде. 

Киңәшмәдә көн тәртибендә каралган мәсьәләләр буенча район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов, идарәнең терлекчелек буенча консультанты Резидә Фәрхуллина һәм җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәтенең терлекчелек буенча директор урынбасары Ренат Абушаев чыгыш ясады. Йомгаклау сүзе белән муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов чыкты.

Октябрь аенда терлекчелектә куелган хезмәт нәтиҗәләре буенча авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында үткәрелгән ярышта беренче урынга җаваплылыгы чикләнгән “Агролак” ширкәте терлекчеләре чыкты. Мактаулы күчмә приз - Ат сыны белән Теләче муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты хуҗалык җитәчесе Фәрит Гыйләҗетдиновка, җылы одеаллар ширкәт терлекчеләренә тапшырылды. Исегезгә төшерәбез, шәткелеләр сентябрь аеның да җиңүчесе иде.

Киңәшмә турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев