Җәйнең беренче көнендә Теләче егет- кызлары «Ялкын фест» үткән Казан Кремлендә булдылар
Биредә «Ялкын» яшүсмерләр журналының йөз еллыгына багышланган «Ялкын фест» фестивале узды.
Бәйрәм «Алдынгылар хәрәкәте» белән берлектә оештырылды һәм бөтен Татарстаннан 5 меңнән артык баланы берләштерде.
Теләче районыннан чараларда Алдынгылар хәрәкәтендә булган 45 укучы катнашты. Алар мәдәни-күңел ачу чараларында, кулинар остаханәләрдә булдылар, блогерлар белән очраштылар, этномаркет, «Ялкын» журналы күргәзмәләре белән таныштылар. Шулай ук спорт, мәдәният һәм башка юнәлешләргә багышланган локацияләр белән интерактив квест узды. Әлеге көн якты һәм тәэсирләргә бай булды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев