Ак чәчәкле язларым
Чияләрем ак чәчәктә...
Чияләрем ак чәчәктә,
Алмагач кигән күлмәк...
Чәчәкле яз-сөюле яз,
Үз көчендә бит димәк.
Ак чәчәкле язларымда ,
Онытылып сөйдем ярны...
Бердән -берем ,син минеке!-
Йөрәкне ялкын алды.
Ак чәчәкле алмагачтай ,
Синдә ап-ак күлмәктән...
Күрдем дәген,ах..дидем дә,
Дәрт кузгалды йөрәктә.
Ак болытлар зәнгәр күктә,
Зәнгәр синен күзләрен...
Йөрәгемдә урын алды-
Сөеп әйткән сүзләрен.
Сары чәчле,зәнгәр күзле,
Үзе ап-ак күлмәктән...
Сөйсән сөй син -шундый кызны -
Һич китмәсен йөрәктән !
Җәүдәт Мөхәмәтшин.06.05.2024 ел
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев