«АК КАЛФАК» VII БӨТЕНРОССИЯ УКУЧЫ КЫЗЛАР БӘЙГЕСЕ нә старт бирелә
Бәйгене «Бөтендөнья татар конгрессы» Регионара иҗтимагый оешмасы; «Ак калфак» Региональ татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге оештыра.
БӘЙГЕНЕҢ МАКСАТЛАРЫ ҺӘМ БУРЫЧЛАРЫ
– Халкыбызның тарихын өйрәнү;
– рухи һәм мәдәни кыйммәтләрен саклау, үстерү;
– укучыларда милләткә һәм туган илгә карата ихтирам, мәхәббәт хисе тәрбияләү, милли үзаңнарын формалаштыру;
– алдынгы, актив укучыларны барлау, аларның эшчәнлегенә бәя бирү.
Бәйгедә катнашу бушлай. Бәйгегә урта гомуми белем бирү оешмаларының 9-11 сыйныфында укучы кыз балалар (9 сыйныфны тәмамлап, урта махсус белем бирү учреждениесенең I-II курсларында белем алучы талибәләр дә) дәгъва кыла ала.
Теләче районы буенча катнашучылар өчен телефон номеры: 89393967641 Нигезләмә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев