Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ак калфакның табылган чагы...

Бу язмамны Теләче авылында яшәүче калфаклар чигүче Әдилә Сафинага багышларга булдым.

Әдилә белән күптәннән аралашып йөрибез. Үзем райондагы татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе буларак, юллар гел кисешә безнең. Әдилә хәзерге вакытта КФУ ның “Халыкара мөнәсәбәтләр һәм коммуникацияләр” бүлегендә дүртенче курсны тәмамлады. Аның чибәр, якты йөзле, уңганбулганлыгын күреп, менә ичмасам чын татар кызы бу кыз, дип сокланып, шатланып йөрим. Баштарак аның матур итеп, зәвык белән калфак чигүе минем өчен чын ачыш булды. Аның үз куллары белән теккән, чиккән калфак, түбәтәйләрен күреп таң калдым (рәсемдә). Бу һөнәргә ул мәктәптә укыганда килә. Мәдәни чараларда кайбер хатын-кызларның башларында матур түбәтәйләрне күреп, ясап карыйсым килде. Алар минем күбрәк ясаган саен матуррак булып чыга башладылар. Төннәр буе чигә алам, рухи ләззәт хисе кичерәм. Эш барышында төрле көйләр, матур җырлар тыңлыйм. Бу түземлек сорый торган хезмәт. Чигү ул тынычландыра, телевизор аша начар хәбәрләр карамыйсың, үз уйларыңа бирелеп, чигәсең дә чигәсең. Моны медитациягә тиңләргә була. Миллилекне саклап калуга өлеш кертәмме, юкмы, чигү белән шөгыльләнә башлаганда бу хакта уйламадым да кебек. Күңелем түбәтәйләр тегүгә ятты, яраткан шөгылемә әйләнде. Һәр чиккән, ясаган кул эшем якын, кадерле, һәрберсе белән горурланам, - ди Әдилә.

Чиккән түбәтәйләрен (ир-атларга да, хатын-кызларга да ясый ул), әзер милли алкаларын социаль челтәрдәге шәхси битендә куеп бара. Шулай ук районда узган төрле чараларда кул эшләре күргәзмәсе белән бик еш чыга ул. Сөйкемле туташ үз шөгылен ташларга җыенмый, киресенчә, бу юнәлештә камилләшә генә бара. Төрле республика бәйгеләрендә һәм күргәзмәләрдә катнаша. Шуннан күреп тә заказ бирүчеләр күп икән. Аның ясаган әйберләреннән җылылык, яктылык, нәфислек бөркелә.

Калфак кигән хатын-кызларга һәрчак сокланып карыйм, чөнки татар хатын-кызларының рухи матурлыгын, күңел байлыгын чагылдыручы милли баш киеме ул. Алар бизәлеш ягыннан гаҗәеп күп төрле. Без, татар хатын-кызлары, милли калфаклар кисәк, тагын да матуррак күренер идек. Әйдәгез әле, барыбыз да башларыбызга калфаклар киеп, татар хатын-кызларының нәфис тә, нәзәкатле дә, горур да булуын тагын бер кат исбатлыйк! Ә татар халкының борынгы милли баш киемен яңартып, матур төсмерләр белән бизәп, халыкка кайтарган шушы нәфис кызга сокланмый мөмкин түгел. Бәрхет тукымадан кисеп, тегеп, үзе үк милли нәкышләр белән бизәкләр төшергән Әдиләгә һәрчак иҗатында уңышлар юлдаш булсын!

Зөлфия Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев