Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Академик Т. К. Сираҗетдинов укулары» фәнни-гамәли конференциясе узды

Сауш төп гомумбелем бирү мәктәбе базасында КНИТУ-КАИ белән берлектә укучыларның «Академик Т. К. Сираҗетдинов укулары» фәнни-гамәли конференциясе узды.

Быел ул Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасының атказанган фән һәм техника эшлеклесе Тәлгать Касыйм улының 95 еллыгына багышлап үткәрелде. Анда районыбыз мәктәпләреннән 37 укучы катнашты. Җиңүчеләргә КНИТУ - КАИ га кергәндә - 10, призлы урын алганнарга - 8, катнашучыларга - 2 балл өстәләчәк. Конференциягә академикның улы - профессор, техник фәннәр докторы Р. Т. Сираҗетдинов, Тәлгать Касыйм улының укучысы - техник фәннәр кандидаты З. Г. Шиһапов кайттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев