Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Акча таләп итә

2020 ел ахырының бер көнендә Үзәк бистәсендә ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге әбинең ишеген шакыйлар.

Бу  кичке сәгать сигез тулганда була. Күршем кергән икән дигән уй белән 1938 елгы әби, кем дип тә сорамыйча, ишекне ача. Ишектә күршесе түгел, кара киемнән, таныш түгел, зур гәүдәле ир-атны күргәч, әби сүзсез кала. Ир-ат әбине муенын нан тотып, аннан ике мең акча таләп итә. Икенче кулында пычагын күреп, әбиебез бөтенләй куркуга кала. “Газ  кулланган өчен акча түләдем, ничә сум калганын хәтерләмим дип, санаулы минутлар эчендә ул пальто кесәсеннән алып, акча янчыгын аңа бирә. Төнге кунак  янчыкта булган бер мең акчаны алып, бик тиз юкка чыга. Әби  тәртип сакчыларына мөрәҗәгать итә.  Район эчке эшләр бүлеге тикшерүчесе Екатерина Гыйниятуллина әлеге эшне тикшереп, гаепле затның Илгиз (исеме үзгәртелде) булуын  ачыклый, зыян  күрүче аны тавышыннан танып ала. Тикшерү барышында Илгиз кулга алына.
Шунысын да әйтергә кирәк, Илгиз элек тә жинаять кылган өчен берничә тапкыр  жаваплылыкка тартылган була. Әйтик,  2020 елның 3 июнь көнне Теләче районы  суды тарафыннан урлау очрагы буенча жинаять җаваплылыгына тартыла һәм 2 ел да алты айга шартлы  рәвештә хөкем ителеп, 3 елга сынау срогы билгеләнә.  2020 елда жәмәгать судьясы тарафыннан Россия Федерациясе Җинаять кодексының 159.1 маддәсенең 1 өлеше буенча Илгиз 300  сәгать мәҗбүри эшкә тартыла. Шуны да әйтергә кирәк, закон нигезендә, сынау срогы вакытында кеше  кабат җинаять эшләсә, алдан эшләнгән һәм үтеп бетмәгән җәза еллары да билгеләнәсе җәзага өстәлә. Тикшерү органнары Илгизнең жинаять хәрәкәтләрен Россия Федерациясе Җинаять кодексының 162 маддәсенең 3 өлеше - талау, ягъни, корал сыйфатында кулланыла торган предметларны кулланып, яшәү һәм сәламәтлек өчен куркыныч булган көч кулланып, чит милекне урлау максатларында һөҗүм итү дип квалификацияли. 2021 елның 22 март көнне Теләче район суды әлеге жинаять эше буенча хөкем карары чыгара. Илгизне катгый режимдагы төзәтү колониясендә 9 (тугыз) елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәзаны билгели. Әлеге карар белән килешмичә, Илгиз Татарстан Республикасы Югары Судына һәм Кассация судына шикаять яза, нәтижәдә җәза 8 елга кадәр киметелә. Бүгенге көндә хөкем карары законлы көченә керде. Илгизнең төн уртасында чит кешенең өенә законсыз үтеп кереп, акча таләп итүе, тынычлыгын бозуы, бу кешедә  бернинди дә әдәп-әхлак кагыйдәләре калмавын сөйли…

Язма район судының матбугат үзәге җитәкчесе Люция  Садриева ярдәме белән эшләнде.

Э.Әхмәтҗанова.

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев