Аккошлар һәм салкынлык: нәрсә белергә һәм кая шалтыратырга?
Тиздән елгаларда бозлар катачак. Туган ягыбызда калган аккошлар кыен халдә калырга мөмкин. Бу очракта нәрсә белергә һәм кемгә мөрәҗәгать итәргә? Бу хакта без Татарстан Республикасы дәүләт комитетының биоресурслар буенча район (районара) бүлеге башлыгы Гаязов Эмиль Әнвәр улыннан сораштык.
- Әйе, кайбер кешеләр көньякка очып китмәгән аккошлар язмышы турында еш борчыла. Гадәттә бу кошлар безнең якларада ноябрь ахырына кадәр, хәтта кыш буена тоткарланырга мөмкиннәр. Әгәр су катмаса, аккошлар биредә дә кышлый ала. Ә елгада боз булса, кош үзенә яраклы башка урын табачак - табигый процессларга тыкшынырга кирәкми. Еш кына алар биредә даими тукландыру урыны булу аркасында кала: кошлар кешегә ияләшә һәм «икмәк урыннары»н ташлап китәргә теләмиләр. Шул ук вакытта аларның тәне салкыннарга яхшы җайлашкан - аларның май запаслары табигый җылыткыч булып хезмәт итә. Салкын көннәрдә алар елгадан ераграк урында куркынычсыз урынны сайлый һәм тиешле температураны тотып ял итә ала. Кеше ярдәме кошларга аерым очракларда гына таләп ителә: әгәр аккошның яралану яки зарарлану билгеләре булса, йә кош боз белән капланган елгада ятса. Башка барлык ситуацияләрдә дә борчыларга кирәкми.
- Әгәр кошка чыннан да ярдәм кирәк булса, кая мөрәҗәгать итәргә була?
- Кошларга ярдәм кирәк икәненә инансагыз, бу турыда Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләрне гамәлгә кертү үзәгенә түбәндәге телефоннар буенча хәбәр итә аласыз: 8(843) 211-75-06, 8 (843)211-79-06 яисә биоресурслар буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитетының район (районара) бүлекләре башлыкларына, безгә мөрәҗәгать итә аласыз.
Зөлфия Ибраһимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев