Актив ял иттеләр
Бүген Теләче авылының «Дуслык» чишмәсе янында урнашкан сусаклагычта балыкчылар бәйгесе үткәрелде.
Шунысы сөенечле, анда балык чиртергә яратучы һәвәскәр балыкчыларның олысы да, кечесе дә катнашты. Күргәнебезчә, районда актив ял итүче, аны туризм дәрәҗәсенә күтәрү теләге белән янучылар күп. Бу хакта үзенең сәламләү сүзендә муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин да ассызыклап үтте. «Моның өчен бер дигән гүзәл, экологик яктан чиста, тыныч табигатебез бар», – диде ул.
Азактан бәйгегә нәтиҗәләр чыгарылып, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үткәрелде. Балык шулпасы пешерелеп, аннан һәркем авыз итте. Үзем күрдем.
Балыкчылар бәйгесенең ничек үтүе һәм җиңүчеләрнең кемнәр булуы турында «Теләче» газетасының киләсе саныннан укый аласыз.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев