«Алан» ҖЧШ дә бөртек суктыру техникасына карау уздырылды
Үтеп баручы елның җәйге һава шартларын исәпкә алып, районда булган бөртек суктыру техникасына карау уздыру вакыты килеп җитте.
27 июнь көнне мондый чараның беренчесе «Алан» ҖЧШ дә узды. Әлеге чарага 4 берәмлек техника әзерләнгән иде. Тикшерү барышында анда катнашучы затларның регистрация документлары, техникаларының төзеклеге һәм куллану вакытында куркынычсызлык таләпләренә җавап бирү мөмкинлекләре каралды. Комбайнда хәрберсе 2 литр күләмле 2 берәмлек ут сүндеру җайланмасы булуның мәҗбурилеге аерым билгеләнде. Чарада катнашучылар белән техниканы халәкәтсез куллану хакында профилактик әңгәмә уздырылды.
Вакыйга урынында хуҗалык җитәкчесе А.Х. Фәсхетдинов, баш инженер Ш.Ж. Котдусов катнашты.
Техник карау нәтиҗәләре буенча, анда куелган барлык техникага да әлеге чараны узу хакында таныклык биреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев