Алан җирлегендә бәйрәм ялларында спорт белән дуслашканнар
Алан авыл җирлегендә бәйрәм көннәрендә дә мәдәни чаралар, спорт ярышлары тынып тормый.
Мәсәлән, волейбол ярышында барлыгы җиде команда катнашты. Алан авылы студентлары, мәктәп укучылары, авылның яшьләре һәм Аланның җыелма командасы арасында уен кискен барды. Мәтәскә, Балыклы авылы командалары да бәйгегә ныклы әзерлек белән, җиңәргә дип килгән иде. Көне буе барган бәйгене авыл халкы да тамаша кылып, көч биреп торды. Бәйгедә катнашучы командаларга Алан авыл җирлеге башлыгы Булат Хәсәнов матур уен күрсәткәннәре өчен рәхмәтен җиткерде. Бәйгенең иганәчесе Алан авылыннан Илнар Хәсәнов җиңүче командаларга истәлекле бүләкләр, мәктәп укучыларына акчалата бүләк тапшырды.
Уен нәтиҗәләре буенча беренче урынга Алан авылның җыелма командасы, икенче урынга Алан яшьләре, өченче урынга Балыклы командасы, дүртенче урынга Алан авылының студентлар командасы лаек булды. Бәйгедән һәркем яхшы кәеф белән таралышты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев