Аланда яшьләр фестивале узды
Кичә, ягьни 8 ноябрь көнне, Алан мәдәният йортында «Талантлы яшьләр - халкыбыз горурлыгы» дип исемләнгән яшьләр фестиваленең чираттагысы үтте.
Быел әлеге фестиваль Ватанны саклаучылар елы кысаларында уза.
Конкурс программасы түбәндәге номинацияләрдән тора: “Вокал - соло”, “Вокаль ансамбльләр”, “Хореография”, “Конферанс”, “Нәфис сүз”, “Инструменталь жанр”, “Вокаль - инструменталь жанр”, “Иҗади гаилә”, юмористик миниатюра, җырлар, импровизацияләр, халык һөнәрчелеге һәм декоратив гамәли сәнгать конкурсы, фольклор коллективлар конкурсы.
- Алан җирлегегендә үзешчәннәргә беркайчан да кытлык булмады. Алар бар. Аларны күреп кенә сәхнәгә чыгарырга кирәк. Быел әлеге фестивальнең ун еллык юбилее. Фестивальнең номинацияләре бик күп, димәк бу, яшьләр төрле юнәлештә үзләрен сыный алалар, дигән сүз. Әлеге концертны оештыручыларга бик зур рәхмәт! – диде мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов, ахырдан сәхнәгә күтәрелеп.
Зөлфия Ибраһимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев