Алар беренче унлыкта
Бүген Тупсе шәһәрендә «Президент спорт уеннары» бөтенроссиия ярышларының ябылу тантанасы үтте.
Билгеле булганча биредә Татарстан Республикасы данын яклап Теләче урта мәктәбе командасы катнашты. 7 "в" сыйныфы укучыларыннан торган команда составында - Жасмин һәм Ильдан Гыйниятуллиннар, Нәфисә Галимова, Алмаз Хасаншин, Ислам Мараков, Адилә Муталлапова 8 сентябрьдан алып, бик күп төрле спорт уеннарында катнашты. Команданы әлеге ярышларга жәй айлары дәвамында Рафил Рефат улы Хәкимов әзерләде. 81(!!) Команда арасыннан Теләче командасы беренче унлыкка кереп, лаеклы 9 урынны яулады. Бүгенге бүләкләү тантанасында команданы диплом һәм кубоклар белән бүләкләделәр. Аерым алганда баскетбол һәм бадминтон ярышларында команда 1 урынга лаек булды! Команданы зур жиңүләре белән ихластан котлыйбыз!Озын юлларны исән-сау кайтып житүләрен теләп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев