Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Алар - һәрдаим игътибар үзәгендә

Бүген, ягъни 28 декабрь көнне, муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, урынбасары Айрат Фатхуллин һәм Теләче авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Мараков белән берлектә, бүген өлешчә мобилизациядә булган Юлдаш Мөбәрәков белән Фәнис Нуриевларның гаиләләрендә булып, аларның гаиләләрен якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлады, күчтәнәчләр тапшырды.

- Ни генә әйтсәк тә, быел бер борчусыз, гамьсез Яңа ел булмаячак. Көн саен энәдә утыргандай,  балаларының исәнлеген теләүче әти-әниләр,  тормыш иптәше имин була күрсен дип,  ут йотып торучы яшь ханымнар өчен генә түгел,  илдәге һәркем өчен дә борчулы көннәр. Исән йөреп, җиңеп кайтырга язсын! Тизрәк илгә иминлек килсен!- диде ул өлешчә мобилизациядә булган ир-егетләрнең әти-әниләре, җәмәгатьләре белән очрашып сөйләшкәндә.

Теләкләрне һәм күчтәнәчләрне Юлдашның хәләл җефете Айсылу, аның әнисе Сәвия апа, Фәниснең җәмәгате Гүзәл һәм әнисе Әлфия ханым кабул итеп алды.

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев