Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Алар матур да, модада да!

Ноябрь ае - бик хәвефле ай, юлларда бозлавык, томан, кар ява. Бу чорда аварияләр саны да арта. Яктылыкның иң кыска, караңгылыкның иң озын вакыты да шушы айга туры килә. Бу чорда йөртүчеләрдән дә, җәяүлеләрдән дә бердәй икеләтә уяулык таләп ителә.

Бу очракта киемнәребезгә, бигрәк тә балаларныкына яктылык кайтаручы элементлар беркетеп кую кирәклеге көн кебек ачык. Аларны аяк киеменә, рюкзакларга, сумкаларга, балалар коляскасына, велосипедларга, самокатларга, роликларга, чаналарга шлемнарга һәм башка төрле саклагыч чараларга эләктереп яки тегеп куярга мөмкин. Тәүлекнең караңгы вакытында яктылык кайтаручы элементлар безгә ничек ярдәм итә соң? Кабатлау - белем алуның әнкәсе, диелә рус халык мәкалендә. Әйдәгез, тагын бер тапкыр яктылык кайтаручы элементларның файдасы турында искә төшереп үтик әле. Ерак арага яктырта торган фаралар эшләгәндә яктылык кайтаручы элементлар җәяүлене 350 метрдан күрсәтсә, бу элементлар булмаганда йөртүче җәяүлене 100 метрдан гына күрәчәк. Якын арага яктырта торган фаралар эшләгәндә, яктылык кайтаручы элементлар җәяүлене йөртүчегә 200, ә бу элементлары булмаганда 50 метрдан гына күрсәтәчәк. Яктылык кайтаручы элементлар безнең иминлегебезне саклап кына калмыйлар, алар матур да һәм мода да!

Әлеге уңайдан әти-әниләргә нинди бурыч йөкләнә соң? Балага кием сатып алганда, иң беренче чират- та, аның яктылык кайтаручы эле- ментлар куелган яки тегелгән булубулмавына игътибар итәргә кирәк. Алар буе 140 см дан артмаган баланың рюкзагына, куртка җиңенең өске өлешенә яки баш киеменә урнаштырыла. Бала киеменә беркетелгән яктылык кайтару элементлары никадәр күбрәк һәм яктырак булса, автомобиль йөртүчегә шулкадәр яктырак булып күренәчәк. Һәр машинада яктылык кайтаручы элементлар кулланып тегелгән жилет булу шарт. Россия Федерациясе Юл йөрү кагыйдәләренең 4.1 пунктында тәүлекнең караңгы вакытында, күз күреме авырлашкан сәгатьләрдә яктылык кайтаручы элементларны куллану киңәш ителә. Торак пунктлардан читтә булганда аларны куллану мәҗбүри.

Бу хакта без ниләр белергә бурычлы?

- Яктылык кайтаручы элементлар беркемгә дә өстенлек бирми! Машина йөртүче сезне күргәч кенә хәрәкәтне дәвам итәргә тиеш. Яктылык кайтаручы элементларны - жилетлар, күкрәк билгесе (значоклар), браслетлар, наклейкалар, брелоклар, тасмалар, термоапликацияләр һәм җиңсәләр рәвешендә кулланырга мөмкин. Районыбыз юлларында, шул исәптән район үзәге - Теләчедә җәяүлеләр, җәяүлеләр кичүе һәм яктылык кайтаручы элементлар белән бәйле юл-транспорт һәлакәтләре теркәлеп кенә тора. Узган ел юл кичүе белән бәйле авариядә ике кеше һәлак булса, быел район автоиспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан кичүдә җәяүлеләргә юл бирмәүнең ике очрагы теркәлгән. Шуңа да инспекторлар райондашларыбызны тәүлекнең караңгы вакытында яктыртылмаган урыннарда юл аркылы чыкканда аеруча игътибарлы булырга чакыра, аяккиемнәребезгә яктылык кайтару элементлары кую кирәклеген искәртә. Әлеге уңайдан алар тарафыннан районыбыз юлларында, бигрәк тә транспорт хәрәкәте зур булган Теләче урамнарында, профилактика чаралары үткәрелеп тора. Мисал өчен, профилактик чара 3 ноябрь көнне район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе инспекторы, полиция лейтенанты Ленар Кыямов белән “Юл хәрәкәте иминлеге” юл хәрәкәте бюджет учреждениесенең Саба бүлеге җитәкчесе Гүзәл Ягъфәрова тарафыннан Ленин урамында үткәрелде. Алар транспорт йөртүчеләр, җәяүлеләр белән профилактик әңгәмә корып һәм яктылык кайтаручы элементлары булган жилетлар, фонарьлар, белешмәлекләр өләштеләр. Өстенлек җәйге көпчәкләрен кышкысына алыштырып өлгергән йөртүчеләргә бирелде.

Фәнил Нигъмәтҗанов.        Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев