Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Аларга миллилек хас

Исегезгә төшерәбез, районыбызда «Талантлы яшьләр - халкыбыз горурлыгы» дип исемләнгән сәнгать фестиваль - бәйгесе концертлары бара.

Аның чираттагысын авыл халкына һәм район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов  җитәкчелегендәге  мәртәбәле жюрига Кече Кибәхуҗа авыл җирлегендә яшәүче яшьләребез тәкьдим итте. Казаклар авылы клубында узган һәм үзенең миллилеге белән аерылып торган  концертта  авыл яшьләре белән беррәттән студентлар да теләп катнашты. Концертта халкыбыз җырларыннан тыш, татар классик композиторларының әсәрләренә дә зур урын бирелде. Тамаша номинацияләр төрлелеге белән дә күпләргә үрнәк. 

Фойеда исә Айгөль Рәхмәтуллинаның кул эшләрен һәм Алинә Солтиангәрәеваның нәсел шәҗәрәсен тәкьдим ителгән һәм зур кызыксыну уяткан  күргәзмә эшләде. 

Фестиваль – бәйге конөерты турында «Теләче» газетасыннан укырга мөмкин. 

Фәнил Гаязов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев