Алдыйлар
Көн тудымы, дистәләгән татарстанлы, бигрәк тә өлкән буын вәкилләре әлеге проблема белән очраша
Күпләр аз эшләп (яки биреп) күп алырга ярата. Бу Теләчедә яшәүче Н. өчен дә искәрмә түгел. 17 июль көнне аңа телефон аша аз акча биреп, ягъни заманчалаштырып әйтсәк, “инвестиция кертеп” күп итеп акча эшләү мөмкинлеген әйтәләр.
Нәкъ Буратино әкиятендәгечә… Ике дә уйлап тормый, ризалаша бахыр. Сырның тәбедә генә, “могҗизалар кыры”ның әкиятләрдә генә булуы уена да кереп карамый. Хәерчегә якты чырай күрсәтсәң, ямаулык сорый, ямаулык бирсәң, хатыныңны сорый башлый диюләре хактыр. Шәхси кабинетта ялган сайт булдыру юлы белән, диктат астында, башта азазлап акчасын сорап алалар, аннары яный ук башлыйлар. Полициягә мөрәҗәгать итүдән башка чара калмый. Әмма соң була инде. Артык ышанучанлыгы аркасында 11 мең сум акчасыннан колак кага ул.
Шулай ук июль аенда теркәлгән икенче бер кырыкалдарлык гамәлендә банк һәм полиция хезмәткәрләре исемен файдаланалар. Теләчедә яшәүче В.га шулар исеменнән шалтыратып, банк счетындагы акчагызны урлыйлар, кичекмәстән аны “салдырып” резервтагы башка счетка күчерергә кирәклеген әйтәләр. Телефон аша зомбилаштырылган әти кеше бер карусыз инвалид баласы счетында булган 1 миллион сум акчаны кырыкалдар счетына күчереп куя. Хәзер исә аның күрәсе каза булгандыр дип, үз-үзен тынычландырудан башка чарасы юк.
Болар июль аенда районда теркәлгән кырыкалдарлык гамәлләренең икесе генә. Ялган ысул белән акча эшләүнең мең төрле юлы бар. Шулар арасында иң киң таралганы - Интернет, кесә телефоны аша кеше акчасына хуҗа булу. Быел гына да районда Интернет, кесә телефонына беркетелгән “Мобиль банк” аша кеше акчасын урлауның дистәләгән очрагы теркәлгән. Республика буенча теркәлгәннәренең исә исәбехисабы юк. Көн тудымы, дистәләгән татарстанлы, бигрәк тә өлкән буын вәкилләре әлеге проблема белән очраша.
Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесенең урынбасары, полиция капитаны Ленар Рәфыйков белдергәнчә, күпчелек Интернет битләрендә урнаштырылган белдерүләр, сылтамалар, клонбитләр аша алдана. Алда телгә алынган ике очракта да бу шулай. Кызганыч, әлеге төр җинаятьләр хокук саклау хезмәткәрләре тарафыннан да, массакүләм мәгълүмат чараларында кат-кат әйтелсә дә, әледән-әле кабатланып тора. Кырыкалдарлар көн дә дистәләгән татарстанлыны, шул исәптән райондашларыбызны да алдый.
Мисал өчен, март аенда кырыкалдарлар ялган программа нигезендә райондашыбыз С. га Үзәк банкта кредит рәсмиләштерәләр һәм әлеге ханымның 127 мең сум акчасын урлыйлар. Апрель, май айларында шул схема белән Р. ның банк картасындагы 17 мең, Ш. ның 230 мең сум акчасына ия булалар. Икенче бер райондашыбызга кырыкладар “кайгыртучан” банк хезмәткәре буларак шалтырата. Янәсе, банк картагызны кулланасызмы? Шул ук вакытта ул счеттагы акчаның бөтенлеген саклар өчен резервтагы исәп-хисап счетына күчерергә кирәклеклеген дә әйтергә онытмый. Бу юлы да күндәм, карусыз райондашыбыз якшәмбе көнне үк 18 мең су акчасын әрсез кырыкалдар счетына күчерә. Гәрчә ул дүшәмбе көнне банкка барырга, үзе ниятләгән банк операцияләрен башкарырга җыенган булса да.
Кырыкалдарларның кармагына күбрәк өлкән буын кешеләр эләгә. Аларны балаларыгыз, якыннарыгыз күңелсез хәлгә тарыды дип алдыйлар. Мәсәлән, көч структуралары хезмәткәрләре исеменнән юлтранспорт һәлакәте китереп чыгарды яки авыр җинаятьтә гаепләнә, йолып калыр өчен фәлән сум акча, шундый-шундый кеше килеп, акчагызны алып китәр диләр. Кызганыч, кырыкалдарларның әлегедәй әкиятенә ышанган өлкәннәребез балаларына, якыннарына шалтыратуны кирәк санамыйлар, үлемтеккә диеп җыйган соңгы тиеннәрен кырыкалдарга биреп җибәрәләр. Мондый очракта балаларыбызга, якыннарыбызга шалтыратып кына сорыйсы ләбаса. Күпләр югалып, каушап кала. Нечкә психолог кырыкалдарга шул гына кирәк. Ул шундук корбанын үзенең колы итә.
Банк картагыздан акчагызны урлыйлар, шул сәбәпле банк картасындагы булган акчаларыгызны резервтагы исәп-хисап счетына күчерергә кирәк дип шалтыратсалар да ышанмагыз. Иң элек сөйләшүне өзеп, банк картасы артындагы номерны җыеп, банкка шалтыратыгыз.
Беркайчан да, беркемгә дә банк карталарыгызның номерларын әйтмәвегез сорала. Пин-кодны үзегез генә белегез. Бу хакта банк, полиция хезмәткәрләре дә сорарга тиеш түгел. Товар сатып алганда яки сатканда сатучының үзе белән очрашканнан соң гына акчагызны түләгез. Әгәр дә сезне алдаганнар икән, 2-00-02 номерына шалтыратып хәбәр итегез.
Хөрмәтле райондашлар! Югарыда санап үтелгән җинаятьләрдән сабак алыгыз, кырыкалдарларның төрле смс-хәбәрләренә, төрле игъланнарына алданып, хәләл акчаларыгыздан колак кага күрмәгез. Якыннарыгызны әлеге төр җинаятьләргә дучар булудан саклагыз.
Фәнил Гаязов
Фото: https://www.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев