Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Баландыштан алты айлык Газиз фильмда төшә

Хәбәр иткәнебезчә, ТНВ телеканалы @ tv tnv “Ватан” кинокомпаниясе белән берлектә, районыбызның Карачтау авылында халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев әсәренә нигезләнеп, “Кеше китә - җыры кала” телесериалын төшерә.

Фильмның режиссеры - Александр Далматов @ dalmatov kazan. Проектны төшерүдә “Хыял” продюсерлык үзәге @ hyal production катнаша. Фильмның премьерасы 2025 елның гыйнварында булачак.

Шунысы сөенечле һәм хөрмәткә лаек, телесериалда, массакүләм күренешләрдә профессиональ артистлар белән бергә Карачтау, Караширмә авылллары халкы да катнаша. Үзешчәннәр төркеме белән Караширмә авылы клубы мөдире, Мөхәммәт ага Мәһдиев белән бер нәсел җебеннән булган Әкълимә Мәһдиева җитәкчелек итә. Үзешчәннәрнең күпчелеген ул җитәкләгән “Миләшкәй” фольклор ансамбле әгъзалары тәшкил итә. Продюссерлык үзәге, профессиональ артистлар, аңа һәм Карачтау авылында яшәүче, хезмәт һәм сәхнә ветераны Мәүгыйзә апа Зыятдиновага чиксез рәхмәтле. Артистлар аның өендә костюмнарын алыштыралар, грим куялар, җылынып та чыгалар. Мәүгыйзә апа, Әкълимә ханым белән берлектә, артистларны, төшерү төркеме егет-кызларын кайнар чәйдән, төрле тәмнүшкәләрдән өзми. Фильмны төшерә башлаган салкын көннәрдә кайнар чәй аеруча тансык булган. Мәүгыйзә апаны без үз җирлегенең булдыклы, алыштыргысыз почтальоны һәм “Морячка” биюен районда иң оста башкаручы үзешчәннәрнең берсе буларак беләбез. 

Исегезгә төшерәбез, телесериал 11 май көнне (нык салкын һәм яңгырлы көн иде, аннан соң да берничә көн салкын булды) көнне төшерелә башлады. Районыбыз өчен әһәмиятле булган әлеге тарихи вакыйга 22 майга кадәр дәвам итәчәк. Фильмның бериш күренешләре бүген Баландыш авылында да төшерелә. Аннары, төшерү төркеме кабат Карачтау авылына кайтачак. Июль, август айларында да Карачтауда телесериал төшерү эше дәвам итәчәк. Кайбер күренешләрне кышкы айларда, Саба һәм Арча районнарында төшерү күздә тотыла.  

18 май көнне булачак телесериалда профессиональ артислар гына төште, районыбыз үзешчәннәре, балалар ял итте. Бу көнне төшерү мәйданчыгында без сәхнәдән күреп белгән, яраткан, хөрмәт иткән артисларыбыз, Галискәр Камал исемендәге академия театры артистлары, республикабызның халык артислары - Фәридә Сафина (Мирхафизан), Ләйсән Рәхимова һәм Илтөзәр Мөхәммәтгалиев һәм төп рольне - Васфикамал ролен башкаручы, Әлмәт драма театры артискасы Ләйсән Әхмәдиева эшләде. Алар белән берлектә фильмда Баландыш авылыннан булган алты айлык Газиз Кәримуллин да төште. Рәзинә белән Раилнең газиз баласы ул Газиз. Аңа исән-сау үсеп, буй җиткергәч, үзен мәгълүм фильмнан күрергә насыйп булсын. Афәрин, Газиз энекәш! Шулай ук бу көнне Тиләҗе авылында яшәүче ат асраучы Наил Вәлиевның да кино төшерүчеләргә, артистларга ярдәме зур булды. Күренешләрдә, артистлар белән берлектә Наилнең дә аты “уйнады”.

Фәнил Нигъмәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев