Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ана йөрәге

Әлеге язмага баш исемен шактый озак эзләдем. Сүз дә юк төрлесен куярга була. Бәлкем, бу очракта сагыну-сагышларны баса, күңелне күтәрә торганы кирәк булгандыр. Әмма мин “Ана йөрәге” дип куярга булдым. Ник дигәндә, язмам герое Олы Мишә авылында яшәүче, бер ел элек, сентябрь аенда беръюлы ике улын Украинага махсус мобилизациягә озаткан Фирдәвес апа Шакированың сабыр булуына, түзем булып кала белүенә, ихласлыгына соклануымны белдерәсем, аны башкаларга үрнәк ана итеп күрсәтәсем килә.

Шуңа да бүген Фирдәвес апа һәм аның якыннары турында сөйләшкәндә: “Түзсә дә, түзә икән, Ана йөрәге”, -  дип куюдан башка чара юк. Хәзер аларга да, башкалар белән бергә Украинада барган махсус операциянең тизрәк тәмамлануын, улларының туган нигезгә исән-сау әйләнеп кайтуларын көтәргә генә кала.
Гомерен терлекчелектә эшләп үткәргән, бүген лаеклы ялда булган, 2004 елда вакытсыз дөнья куйган тормыш иптәше Рамил абый белән (нибары 43 яшь була үзенә) биш бала тәрбияләп үстергән Фирдәвес апаның бу тәүге борчылуы түгел. Моннан берничә ел элек төпчек улы Расилне югалту ачысын да кичерергә туры килә аңа. Инде менә, узган ел бер-бер артлы уллары - төп йортта бергә гомер итүче Равил, гаиләсе белән Теләче авылында яшәүче Рәдифне өлешчә мобилизациягә озаталар. 
Уллары да хәрби комиссариаттан җибәрелгән повестканы зур җаваплылык белән кабул итеп алганнар. Һәм көнендә, сәгатендә хәрби комиссариатка киткәннәр.
Бәлкем күңелләрендә  булгандыр, әмма улларым борчылуларын сиздермәделәр. Китәр алдыннан: “Безнең иңнәргә төшкән зур сынау. Без бармасак, тагын кем барыр?  Борчылма, әни. Озакламый кайтып та җитәрбез”, - дип мине, хәләл җефетләрен тынычландырырга тырыштылар. Озатуы авыр булса да, аларның юклыгына өйрәндек, күндек, ничек кирәк шулай яшәргә өйрәндек инде, - дип искә алды Фирдәвес апа улларыннан башка үткән бер ел вакытны. 
Аның өчен көннәр - айлар, айлар исә - ел кебек тоеладыр. Көткәндә шулай озак тоела бит ул. Шунысы игътибарга лаек, күптән түгел, Равил да, Рәдиф тә кыска вакытлы ялга кайтып киттеләр. Алар белән Фирдәвес апа, гаиләләре янәшәсендә, бер оя булып җыелганда күрешү насыйп булмады, анысы. Кем әйтмешли, ай күрде, кояш алды үзләрен. Фирдәвес апа, “Кызыл Йолдыз” урман хуҗалыгында баш бухгалтер булып эшләүче килене Гөлфинә,  оныклары Рамилә һәм Азамат белән очрашуыбыз да ямьле җәйге кичтә, алар ялга кайтыр алдыннан булган иде. Азаматны мин булачак Сабантуе батыры буларак күзаллыйм. Бүген ул күршеләре, Искәндәр абыйсы Хәмидуллин җитәкләгән көрәш түгәрәгенә йөри, көрәш дөньсында үзенең ныклы, ышанычлы тәүге адымнарын ясый. Кем белән генә бил алышмасын, һәркайсыбызны сокландырып елмаеп көрәшә белә. 
Ялга кайткан чакта Теләче урамында Рәдиф белән очрашып сөйләшеп алу насыйп булды. Кыска гына сөйләшү вакытында ул СВО зонасындагы шартлардан канәгать, блиндажларда, окопларда яшәвен, ашарга үзләре пешерүен әйтте.  “Баштарак кыенлыклар булды, снарядлар туктаусыз шартлап торгач, ризык барып алмыйча яшәгән көннәр булды. Хәзер күнектек инде, артыгын борчылмыйбыз. Җирле халык белән мөнәсәбәтләр нигездә яхшы. Физик яктан сәламәт, психик яктан әзер булсаң, үзеңне тыныч тотарга өйрәнәсең, куркыныч барын сизмисең дә. Форсаттан файдаланып, безнең хәлебезне даими сорашып, гаиләләребезгә матди һәм рухи ярдәм күрсәтеп торган, район, авыл җитәкчелегенә, әледән-әле ризыклар, җылы оекбашлар, үрелгән сетка-япмалар җибәреп торган райондашларыбызга газета аша чиксез рәхмәтебезне җиткерәм. Әлегедәй ярдәмне тою, янәшәдә итеп хис итү - үзе бер рәхәт, - диде.
Икесе дә гаиләсен, әниләрен, якыннарын сагынган. Бу табигый. Җирсү, сагыну хисен, армиядә хезмәт иткәндә Чечен Республикасында барган хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан Рәдиф, энесе Равилгә караганда күпкә җиңел кичергән. Моңа армиядән соң район эчке эшләр бүлегендә эшләп туплаган тәҗрибәсе дә, хәзер төзүче, балта остасы буларак ерак араларга йөреп эшләве дә ярдәм итми калмагандыр. Равилне исә без туган хуҗалыгында хезмәт куйган механизатор, шәхси хуҗалыгында гаиләсе белән күпләп мөгезле эре-терлек, кош-корт асраган ир-егет буларак хәтерлибез. Икесе дә тыныч хезмәткә сусаган. Икесе дә чисталыкны, пөхтәлекне, матурлыкны ярата. Моны егетләрнең яшәгән йорт-җирләре раслап тора. Үз куллары белән булдырылган төзеклек, матурлык әллә каян күренеп тора. Шулай булмаса, икесенең дә йорт-җире җәйләрен гөлчәчәккә, кышын, аеруча Яңа ел бәйрәмен каршылаганда аллы-гөлле утларга күмелеп утырмас иде. Фирдәвес апа белән без шау чәчәкле ишегалдында сөйләшеп утырдык. Улларына тугрылык саклап, быел да ишегалларын, бакчаларын чәчәккә күмгәннәр. Эльвира һәм Рәдиф Шакировларның йорт- җире Яңа ел бизәлеше буенча үткәрелгән конкурста елның-елында алдынгы урыннарны яулый.
Кыска ялга кайтып яңадан китүдән дә авыры юктыр, мөгаен. Махсус операциягә генә түгел, бер ел хезмәт иткәч, армиядән кыска вакытлы ялга кайтып кире киткәндә дә бик авыр кичергән идем. Ун гына көнлек ял булса да, бөтенләе белән “туарыласың” шул.  Рәдифкә дә: “Бармый калырга ярамыймы соң?“ - дигән авантюристик соравымны бирәм.
“Бармыйча калырга берничек тә ярамый. Бу катгый бурыч. Намус шулай куша. Безнең артта Ил, Туган җир, әти-әни, гаиләләребез, якыннарыбыз. Безне сугышчан дуслар көтеп калды. Арада Саба, Теләче районнарыннан мобилизацияләнүчеләр дә бар, позывнойлар аша гына сөйләшәбез. Шуңа да карамастан, бер-беребезне яхшы аңлыйбыз. Туганнар шикелле… Безнең арада ныклы сугышчан кардәшлек барлыкка килде“, - дип җаваплады ул соравымны.
Рәдифкә һәм аның энесе Равилгә махсус операция төгәлләнеп, исән-сау туган җиребезгә әйләнеп кайтырга, безнең  белән кабат очрашырга, туган җиребезгә игелекле хезмәт итәргә, балалар үстерергә, оныклар сөяргә язсын. Ә әниләре Фирдәвес апага, гаиләләренә, якыннарына сабырлык телибез. 

Фәнил Нигъмәтҗанов.

#МарафонВСЕСВОИ #Татарстан #СВО #ВСЕСВОИТМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев