Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Әни тәрбиясе

Олы Кибәхуҗа авылында яшәүче Рәзилә апа Нургалиева өчен дә әниләр бәйрәме иң якыны, кадерлесе булып тора. Өч малай, бер кыз тәрбияләп үстергән ананың бүген дә йөрәге балаларым дип тибә.

Алар ясаган рәсемнәр, бүләкләр аның өчен бар байлыктан да кадерле, якты истәлек итеп шкаф түрендә саклана. Бүген инде тормышта үз урыннарын тапкан балалары әниләрен хөрмәтләп яши. Ниләр генә бүләк итсәләр дә, балаларының үз куллары белән ясаган бүләкләрен берни алыштыра алмый шул.

Олы Шыңар кызы Рәзилә апа белән Олы Кибәхуҗа авылы егете Ринат клубта таныша. Рәзилә апа терлекчелек тармагында эшли: сарык, бозау карый, бик күп еллар сыер сава. “Сөтләрне, малларга дигән әчеткеләрне, ризыкларны барысын да кул белән ташый идек. Хәзерге кебек сөтләр торба аша гына китмәде. Тормышка чыккач Ринатны Армиягә алдылар, кызым бер атналык булып калды. Әбисен карыйсы бар дип алмаган булганнар, мин килгәч алып киттеләр. Кайнанам Фаягөл белән 24 ел яшәдек, Ринат Армиягә киткәч сарык йоны алырга колхозга эшкә чыктым. Ындыр табагында да хезмәт куйдым. Әни өч айлык баланы арбага салып, ашату өчен алып килә иде”, - дип искә төшерде ул. Бар хәтирәләр дә, шатлык, сөенечләре дә ананың балаларына барып тоташты. “Малайларым өченче класста укыганда ук иртән әтиләр белән мал карап мәктәпкә китә иделәр. Терлекчелек тармаганда эшләгәндә балалар ярдәмчеләрем булды. Хезмәт белән тәрбияләнеп үстеләр. Үземнең әни дә без биш баланы эш белән үстерде. Кемнең нәрсә эшлисен белә идек. Әни дә кычкырмады, гел безне назлап, яратып итәгендә генә утыртмады. Ләкин ул безне әни мәхәббәте, җылы кочагында үстерде”, - диде. Рәзилә апаның терлекчелек тармагындагы хезмәт стажы 46 елны тәшкил итә.

Көрәшче улыгыз, бик зур бүләкләр алып, танылу алган Раил Нургалиев белән горурланасыз дигән сорауга Рәзилә ханым: “Һәр балам белән дә горурланам, алар минем шатлыгым, яшәү чыганагым. Концерт, театрларга йөрим. Билетлар алып куялар. Әле бер баламда, әле икенче баламда кунак булам. Терлекләрне дә бетерттеләр, әни күп эшләдең, ял ит диделәр. Тормышымның бар куанычы шулар. Раил улым көрәшкә киткәндә, теләкләр теләп, аннан телефоннан шалтырату көтәм. Сабантуйларда көрәшкәндә борчылып карап торам инде. Аларның һәрберсе минем өчен әле дә сабый ди данлыклы көрәшченең әнисе. Әниләр көне якынлашу уңаеннан бәлеш пешереп Рәзилә апа балаларын көтә. Җиде оныгы да бүген аның куанычы. Кайчан гына Олы Кибәхуҗа авылына килен булып килгән кыз инде күптән кадерле әни, әби булып яши. Бар хатынкызга да игелекле балалар үстереп, өлкәнәйгән көндә аларның куанычын күреп, шатланып яшәргә язсын дип озатты ул безне. Бу очракта “Амин“ диясе генә кала. Әниләрнең күзләреннән бары шатлык яшьләре генә тәгәрәсен, йөзләре көләч булсын. Әниле булып балаларга озак яшәргә язса иде…

Эльмира Әхмәтҗанова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев