Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Ансат» вертолеты озатып кала, каршы ала

Бүген, ягьни 10 август көнне, Теләче авылының «Җиңү аллеясы» нда Хәрби һава көчләре көненә багышланган тантаналы чара булып үтте.

Митингтан соң, биредә Хәрби һава көчләре гаскәрләрендә хезмәт иткән райондашларыбыз истәлегенә һәм хөрмәтенә мемориаль ачылды. Мемориаль постоментка куелган чирек гасыр дәвамында республикабызның һава киңлекләрен иңләгән «Ансат» вертолетыннан гыйбарәт. Хәзер безне Теләчедән киткәндә «Ансат» вертролеты озатып калса, кайтканда каршы алачак. 

Чарада катнашучыларны бәйрәм белән үзе дә узган гасырның җитмешендә елларында Хәрби һава көчләре гаскәрләрендә хезмәт иткән муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов тәбрикләде. Чыгышлар район мәдәният йорты үзешчәннәренең, катнашучыларның җырлары, шигьри аһәңнәре белән үрелеп барды. Хәрби -патриотик чара турында тулырак «Теләче» газетасының алдагы саныннан укый аласыз. 

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев