Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Апрель аена нәтиҗә ясалды

Бүген, 18 май көнне, муниципаль район Советының зур утырышлар залында авыл хуҗалыгы предприятиеләренең апрель аенда терлекчелек тармагында куелган хезмәтенә нәтиҗә ясалды.

Муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә узган киңәшмә әлеге темны яктыртып, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов, идарәнең нәсел эше буенча консультанты Резеда Фәрхулллина, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илгизәр Гарипов чыгыш ясады.

Апрель аенда терлекчелек тармагында куелган хезмәт нәтиҗәләре буенча авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында үткәрелгән рейтингта беренче урынга җаваплылыгы чикләнгән “Чулпан” ширкәте терлекчеләре чыкты. Мактаулы күчмә приз  - ат сыны ширкәт җитәкчесе Рүзәл Мәрдәновка,  терлекчеләргә исә җылы юрганнар тапшырылды. Бүләкләрне ияләре муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов кулыннан кабул итеп алды.

Киңәшмә турында тулырак “Теләче” газетасыннан укый алсыз.

Фәнил Гаязов 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев