Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Гаилә елына старт бирдек яки Төп приз - бозау кемгә чыкты

Казаклар авылы клубында, әлеге авылның мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, “Җылы безнең гаилә учагы” дип исемләнгән ябык чара узды.

Соңгы вакытта бездә һәр туар елны аерым бер тармакка багышлап уздыру гадәткә керде. 2024 ел   - Гаилә елы дип игълан ителде.  Илебездә киләсе елның Гаилә елы буларак узуы  хуплауга лаек.  Шушы уңайдан,  Гаилә елына старт биреп,  җылы очрашуга җыелдык.  Әлеге чара, ябык ишекләр артында, районыбызның  Олы Нырсы, Иске Карабаян, Олы Кибәхуҗа, Теләче авылыннан һәм Үзәк бистәсеннән килгән алты гаилә катнашында үткәрелде. Гаиләләрне төрле критерийлар (күп еллар бергә яшәгән, күп балалы һәм  катнаш гаилә, керәшен гаиләсе) аша сайлап чакырдык. Кичәдә хәзерге вакытта СВО да хезмәт итүче Рөстәм Нәбиуллин да (Олы Кибәхуҗа авылыннан, бүгенге көндә вакытлыча ялда) гаиләсе белән катнашты. 

Шулай ук, кичәдә,  “Теләче” газетасына язылучылар арасында бүләкләр һәм төп приз - бозау уйнатылды. Әлеге авыл җирлеге буенча күп еллар хезмәт куйган почта хезмәткәрләрен дә искә алып,  бүләкләп үттек. 

Районыбызда әле бик күп матур гаиләләр яши. Киләсе очрашуларыбызда алар белән дә очрашырга насыйп булсын иде дигән теләктә калабыз! 

Бәйрәм чарасының иганәчеләре - Иске Җөри авылында үз эшләрен алып баручы  Галимбековлар гаиләсенә, Автогазсервис-Т оешмасына, Олы Кибәхуҗадан  Рафил Хуҗин гаиләсенә,  “"Тюлячиагрохимсервис" җәмгыяте  җитәкчесе Ленар Хакимовка, “Игенче” ширкәте җитәкчесе Рафис Яхинга,  Олы Кибәхуҗа авылында   сөт җыю белән шөгельләнүче Гөлзидә Сөләймановага, Академпродукт” оешмасына, районыбызның PRINT фотоательесына, Казаклар авылыннан Эльмира Хабибуллинага, катнашучы барлык гаиләләргә,  бәйрәм чарасын матур җырлары белән бизәгән җырчыларга, район оешмаларында эшләүче барлык район газетасына язылучыларга , аны таратучы почта хезмәткәрләренә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез!

 Район мәдәният йортына аренда түләп оештырылган әлеге чара хакында район газетасының киләсе саныннан укый аласыз. Беләсе килеп калды - районыбыздагы башка оешма-предприятиеләр дә авыл клубларында чара, яисә җыелыш уздырган өчен акча түли микән?

 

"Теләче" газетасына язылучылар арасында уйнатылган бүләкләр исемлеге:

 1. Тәлгат Мөхәмәтҗанов, Югары Кибәхуҗа-  10 цетнер бодай.

2. Гөлфия Шәяхметова, Теләче- 10 литр бензин.

3. Рузия Биктимирова, Теләче- бер төргәк печән.

4. Гөлнур Галимҗанова,  Олы Кибәхуҗа-  чиләк.

5. Гөлсинә Гарифуллина, Теләче- зур шикәр савыты. 

6. Рәдиф  Зәйнетдинов, Максабаш- социаль челтәрләрдә котлау бирү өчен сертификат.

7. Алсу Шиһабетдинова, Олы Мишә-  10 литр бензин.

8. Ләйсән Сабирҗанов, Теләче- кухня комплекты.

9. Флюра Гиниятова, Теләче- 1 цетнер арпа.

10. Илнур Абдуллин, Теләче- салатлар савыты (наборы)

11 Гайшә Хаҗиева, Теләче- тәлинкәләр наборы.

12. Яхья Абдуллин,  Олы Кибәхуҗа - ваза

13. Ризидә Сафина, Тиләҗе - бозау

14. Гөлназ Закирова, Кече Кибәхуҗа - чиләк 

 

Зөлфия Ибраһимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев