Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Артист белән әңгәмә

Хөрмәтле язылучыларыбыз! Бездә яңа рубрика - “Артист белән әңгәмә”. Бүгенге язмабыз герое – райондашыбыз, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры актеры, Татарстан Республикасының Атказанган артисты Илнар Низамиев.

- Илнар Җиһангирович, Сезнең белән таныштырып тору кирәкмидер дип  уйлыйм, районыбызның Бичер авылы егете икәнен барсы да беләдер. Беренче соравым - “Минем артист буласым килә” дигән беренче тойгыгыз кайчан туды?

- Кечкенәдән, мәктәптә, авылда узган мәдәни чараларда гел алып баручы буларак катнаштым. Балачакта биюче буласы килә иде минем. Документлар тапшырырга дип Казанга килгәч,  миңа мәрхүм Шамил абый Бариев, урыны җәннәттә булсын, актерлык һөнәренә укырга тәкъдим итте. Бер дә үкенмим хәзер. Эшемне бик яратам.

– Иң яратып башкарган hәм көчле тәэсир калдырган ролегез турында сөйләп китмәссезме.

- Йосыф роле ул. Ул вакытта Чаллыда эшли идек. Казанда да уйнадым соңрак.  Кариев театрында да куйдык ул спектакльне, ләкин анда инде Йосыфны түгел, әтисен уйныйм. Кадерле роль дип яңадан Алмачуарны атар идем. Тарихта беренче тапкыр куелган спектакльләр алар. Күп кенә фильмнарда да  төшергә туры килә хәзер.  Иҗатта без гел гаилә белән.

- Укучыларыбызның сезнең гаилә тормышы турында да беләсе килер инде.

- Тормыш иптәшем белән без студент елларында ук  таныштык, соңрак өйләнештек. Татарстанның Атказанган артисткасы ул да, театрда бергә эшлибез.  Белем алып йөргән дәвердә, 1997 еллар, Чаллы театрына чакырдылар, без бишалты кеше, бик теләп, канатланып анда эшләргә күчтек.  Шунда олы улыбыз туды. Өч ел эшләдек  Яр Чаллы Татар дәүләт драма театрында. Рольләребез күп булды. Гастрольләр вакытында Казанда калдыра идек улыбызны, шунысы кыен булды, шунлыктан Казанга күчендек яңадан. Бүгенге көндә инде өчәүләп театрда без. Чөнки улыбыз Искәндәр дә укып бетереп, Армия сафларында хезмәт итеп кайтып, театрда эшли башлады. Аның кечкенәдән театрда уйнаган рольләре күп иде. Без телибезме, теләмибезме, балалар да безнең янга театрга  тартыла... Балаларның өчесе дә музыкаль белемле.

- Сез бит әле, спектакльләрдә генә уйнамыйсыз, булачак яшь артистларга да белем бирәсез?

- Әйе, без иптәшем белән театр көллиятендә укытабыз.  Узган ел да, быел да ике курсны укытып чыгардык. Быел да җыйдык. Теләүчеләр күп. Башка уку йортларыннан да күчүчеләр бар. Аларны бөтен яктан карап, сәләтләрен тикшереп алабыз.  Иң беренче тырышлык, максат кирәк диясем килә. Тиздән беренче җыелган курс укучылары  катнашында “Ал җилкәннәр”  дигән спектакль чыгачак, хәзерге көндә репетицияләр бара.

- Бичер авылында узган Сабан туе бәйрәмен бик күңелле алып бардыгыз? Еш йөрисезме шулай бәйрәмнәрдә? Әллә үз авылыгызда гынамы?- Туган авылны сагынып, яратып кайтабыз. Бер елны очраклы гына, иганәче буларак,  гаиләбез белән алып барырга туры килде бәйрәмне. Аннан соң инде гел чакыра башладылар. Быел да кайттык, юбилей елы безнең быел  – 10 ел шулай туган авылыбызда Сабантуен алып барабыз икән инде. Гаиләбез белән кайтабыз, җырчы, баянчы танышларыбызны да алып кайтабыз. Сабантуе чорын көтеп алам, әгәр театрда спектакльләр булмый икән, йөрибез шулай. Һәр елны төрле җирләргә чакыралар. Ошатып калалардыр дип уйлыйбыз. Артистлар бит алар акчасы булсын дип йөри мондый чараларга, без менә гаиләбез белән авылда күп елдан бирле уздырылып килүче әлеге бәйрәм бетмәсен,  Бичер авылы бар икәнен кеше белсен дип, горурланып эшләргә кайтабыз, акчага эшләмибез.  Аппаратура да үзебезнеке.  Үз авылына  кайтып акчага җырлап-биеп китүчеләргә шаккатам мин. Сабантуен оештыручыларга хәлдән килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз шулай.  Күп иде бәйрәмгә килүчеләр, Теләченең бөтен авылларыннан, Мамадыш, Саба, Балык Бистәсе якларыннан да килгәннәр иде. Безнең кечкенә генә Бичер авылын беләләр икән дип сөенеп тә куйдым әле. Кич белән булгач бәйрәм, күп кеше катнаша уеннарда,  оялып тормыйлар. Теләгем – һәр авылда үтсен иде бу бәйрәм.  Кайбер авылда Сабантуйлары үтми хәзер. Чыгымнары күп әлбәттә, ләкин  безнең кебек туган җирләрен яратучылар, оештыручылар бар икән, Сабантуйлары бетмәячәк әле. Оештырырга кирәк мондый очрашуларны. Дөньяга ике килмибез. Онытмаска кирәк туган якларны. Авыллар бетә дибез, ул гаиләдән тора бит - гаиләдә тәрбияләргә кирәк баланы. Мин бик  горурланам Бичер авылында туганыма. Кечкенә генә җир сатып алдык авылда, йорт тергезеп ятабыз. Балалар да авылны, туган җир, туган нигезне онытмасыннар дип тырышабыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев