Артист белән әңгәмә
Таныш булыгыз - Рада Әхмәтгаязова. Моңа кадәр аның белән очрашырга туры килсә дә, якыннан танышканыбыз булмады. Сезгә аның белән булган әнгәмәбезне тәкъдим итәм. Бу тырыш, максатчан һәм ачык күңелле кызның яулыйсы үрләре, җырланасы җырлары алда әле.
- Рада, ни хәлләрдә сез, бүгенге көндә ни белән мәшгульсез?
- Мин Теләче район мәдәният йортында режиссер булып эшлим. Балалар өчен чаралар уздырабыз, сценарийлар язам. Төп эшем – балаларны җырларга өйрәтү. “Хыял” вокаль ансамблем бар. Эштән буш вакытымда җырлар иҗат итәм. Күбрәк якташ шагыйрьләр, композиторлар белән эшләргә тырышам. Теләче районында алар бик күп һәм талантлы.
- Белүемчә Теләчегә сез ерактан күченеп кайттыгыз?
- Әйе мин Төмән өлкәсендә тудым. Мәктәпне тәмамлагач Казанга укырга кердем. Укуны тәмамлагач Саба районы егете белән танышып, гаилә корып җибәрдек. Хәзерге вакытта Теләчедә яшибез.
- Кайчан талантыгыз барлыгын белеп, сәхнә юлын сайларга булдыгыз?
- Кечкенәдән әбием - әтинең әнисе миңа җырлар өйрәтте. Өйдә гел җырлый идек. Мәктәптә мине җырлатмыйлар иде. Әбием түзмәде, авыл клубына шалтыратты. Аларга ул “нишләп сез минем оныгымны җырлатмыйсыз” дигән. Клубтан мәктәпкә шалтыратканнар. Шуннан мине җыр түгәрәгенә алдылар. Менә шулай кереп киттем мин сәхнәгә (көлә) Укытучым бик таләпчән кеше - Гаяз Габдуллин иде.
- Белемегез нинди?
- Белемгә килсәк, мин Казан музыка көллиятендә “Хор артисты” булып чыктым. Соңрак мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамладым.
- Көе дә моңлы, сүзләре дә мәгънәле булган җырлар хәзер сирәгәйде дип әйтеп буламы?
- Көе дә моңлы, сүзләре дә мәгънәле булган җырлар сирәгәйде Артист белән әңгәмә дип өлкән буыннар әйтә торганнардыр. Ләкин минем уйлавымча, вакыт бара, мода үзгәрә, музыка да үзгәрә бит. Хәзер яшьләр күбрәк чит ил музыкасы тыңлыйлар. Шуларга охшатып яңа җырлар да туа. Һәр заманның үз җыры, үз моңы буладыр. Шулай да, үзебезнең татарлыгыбызны, милли моңнарыбызны онытмаска кирәк.
- Яшь артистка сәхнәгә чыгар өчен иганәче кирәк, диләр. Сәхнәнең акчага корылуына ничек карыйсыз?
- Әйе, җыр яздырам дисәң, аранжировкага да, музыкантларга да, радио-телевидениегә ротация өчен дә акчаң әзер булырга тиеш. Шуңа күрә ул шоу-бизнес дип атала да. Миңа якташ композитор Газинур Әхмәтҗанов көйләр, шигырьләр яза. Композитор Аяз Юскаев һәм Сиринә апа Гатиятова белән тыгыз элемтә дә торабыз. Алар барсы да “җырларымны җырла, җырла” дип кенә торалар. Бик зур рәхмәтле мин аларга!
- Татар эстрадасында да универсал артистлар бар: үзе җырлый, үзе бии, үзе алып бара. Бер яктан, талантлы, дип мактыйлар. Икенче яктан, сез андый кешеләргә ни дип әйтәсез?
- Молодец, дип кенә әйтә алам. Хәзер уку йортында ук шулай әзерләп чыгаралар. Мин үзем күбрәк вокалга басым ясыйм. Минем өчен иң мөһиме шул. Башкага бүленеп моңымны тамашачыга биреп бетерә алмам дип куркам. Ләкин универсал артистларга бик сокланам.
- Сезнең репертуарыгызда нинди җырлар бар?
- Репертуарымда күбрәк татар халык җырлары. Татар музыкасының алтын баганалары булырдай әсәрләрне өйрәндек без мәктәптә, уку йортында да. Соңгы вакытта заманча эстрада җырларын да өйрәнәм. Үземә ансамбльгә йөргән балаларга да күбрәк халык җырларын өйрәтергә тырышам.
- Тамашачыларга әйтергә теләгән фикер-теләкләрегезне ишетәсе килә.
- Үзем оптимист кеше буларак, һәрвакыт оптимист булып яшәүләрен телим. Нинди генә ситуация булмасын, уңай якларны күбрәк күрергә кирәк тормышның. Райондашларыбызны үзебезнең район мәдәният йортында үткәрелгән чараларга көтеп калам.
Зөлфия Ибраһимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев