Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ашханәдә Рәйсә апа берүзе: пешерә дә, юа да, җыя да, җыештыра да - барысына да өлгерә

Районыбызда тырыш, хезмәт сөючән халык белән таныштыруыбызны дәвам итәбез.

13 июль көнне җаваплылыгы чикләнгән “Чулпан” агрофирмасындагы эшчәнлек белән таныштыру максатыннан Югары Кибәхуҗага юл тоттык. Моннан берничә ел элек “Теләче Агро” агрофирмасыннан аерылып чыгып мөстәкыйль тормыш алып баручы хуҗалык бүгенге көндә ныклы адымнар белән алга атлый. Терлек тораклары, кардалар ремонтлана. Хуҗалык үз көче белән идарә бинасын сафка бастырган. Узган ел ындыр хуҗалыгында шактый гына төзелеш эшләре башкарылган. Техника паркында да яңа авыл хуҗалыгы техникалары булу күңелне тагын да сөендерде. “Чулпан” агрофирмасы быелгы урып-җыю сезонын өр яңа “Акрос” комбайны белән башкарачак.

Яңа кыр корабында тәҗрибәле механизаторларның берсе Ринат Афзалов хезмәт куячак. “Моңарчы “Нива”, “Дон-1500” комбайннарында эшләргә туры килсә, быелгы урак сезонын заманча “Акрос” комбайнында хезмәт куячакмын. Хуҗалык җитәкчесе Рузәл Абукарам улына зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Техника паркын яңарту өстендә эзлекле эш алып бара”, - дип фикерләре белән уртаклашты механизатор. Ринат абыйга техника яратуы әтисе Исламетдин абыйдан киләдер. Алдагы урак сезоннарында да Афзаловлар матур күрсәткечләргә ирешеп эшләделәр.

Ленар Хуҗин

Алар хакында тулырак район газетасыннан таныша аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев