Ат сыны “Чулпан”га күчте
15 март көнне, муниципаль район Советының утырышлар залында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, зооветеринария белгечләре, инженерия хезмәткәрләре, икътисадчылар һәм хисапчылар катнашында киңәшмә булып үтте.
Муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә узган киңәшмәдә кышлату чорында, шул исәптән февраль аенда терлекчелек тармагында куелган эшкә нәтиҗә ясалды.Моннан тыш, киңәшмәдә язгы кыр эшләренә әзерлек, башлыча техника ремонты, аларны запас частьлар белән тәэмин итү, ашлама туплау, симәнә әзерләү, тиздән Казан шәһәрендә үткәрелә башлаячак авыл хуҗалыгы ярминкәсен тиешенчә оештыру мәсьәләләре дә күтәрелде. Киңәшмәдә әлеге темаларны яктыртып, тирән анализлы доклад белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов чыгыш ясады. Фикер алышуларда районның селекция һәм нәсел хезмәте җитәкчесе Резеда Фәрхуллина, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илгизәр Гарипов, җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәтенең баш зоотехнигы Айдар Кәримов, җаваплылыгы чикләнгән “Таң” ширкәте җитәкчесе Атаулло Касыймов һәм “Россельхозцентр”ның район бүлеге җитәкчесе Илдар Галиәхмәтов катнашты.
Азактан февраль аенда авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында алты күрсәткеч буенча үткәрелгән ярышта беренче урынга чыккан җаваплылыгы чикләнгән “Чулпан” ширкәтенә - күчмә Ат сыны, хезмәтчәннәренә - бүләкләр тапшырылды. Мисал өчен, бу көнне гомеренең күпчелек өлешен әлеге хуҗалыкта шофер хезмәтендә үткәргән Миңнәхмәт Гайнетдинов озак еллар авыл хуҗалыгы өлкәсендә куйган намуслы һәм фидакарь хезмәте өчен һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының һәм Теләче муниципаль район башлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнде.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев