Ата - аналар җыелышы
1 нче февраль көнне Теләче урта мәктәбендә ата-аналар җыелышы булып үтте.
Җыелышта укучы балаларны бердәм дәүләт имтиханнарына хәзерләүдә ата – аналарның һәм мәктәпнең роле турында актуаль мәсьәләләр каралды. Җыелышта Теләче урта мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары А.П. Пашина 9 нчы сыйныф укучылары ата-аналарына имтиханнарга әзерлек барышында алда торган бурычларны аңлатты, киңәшләрен бирде. Җыелышта катнашкан фән укытучылары да имтиханнарга әзерлекнең торышы турында сөйләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев