«Әти, әни, мин – автомобиль гаиләсе» район бәйгесе узды
Бүген Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасы базасында Россия халыклары бердәмлеге елы, Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына һәм Мәктәпкәчә белем бирү елына багышланган «Әти, әни, мин – автомобиль гаиләсе» район бәйгесе уздырылды.
Бәйгенең максаты - балалар тарафыннан урамнарда һәм юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тотуның төп күнекмәләрен формалаштырудан гыйбарәт.
Бәйгедә Олы Кибәхуҗа, Теләче 1,2,3 нче номерлы балалар бакчасыннан 13 гаилә катнашты. Бәйгедә гаиләләр бергә юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен, шулай ук автомобильнең радиоидарәле моделен йөртә белүләрен дә күрсәттеләр. Барлык гаиләләргә дә Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев