Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Атказанган тренерлар истәлегенә

18-21 февраль көннәрендә зур спорт чарасы - Россиянең атказанган тренерлары Мәгаз Мөбәрәкша улы Сәхәбетдинов белән Әсгать Шәйхетдин улы Шәйхетдинов истәлегенә билбау көрәше буенча XVIII нче Бөтенроссия ярышлары узачак. Ярышта ирекле һәм классик стильдә ир-атлар һәм хатын-кызлар көч сынашачак.

Шушы уңайдан, бүген район Советының кече утырышлар залында ярышларны оештыру комитетының утырышы булып үтте. Муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә узган утырышта аның урынбасарлары, ярышны оештыруга нисбәтле оешма җитәкчеләре һәм ТР Билбау көрәше башкарма федерациясе башкарма директоры Хәбир Хәбибуллин катнашты.

Утырышта муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов тарафыннан 150 дән артык көрәшче катнашачак ярышларны үткәрү өчен җаваплы затларга - чарада катнашучыларны тиешле дәрәҗәдә каршы алу, ярышларны ачу, ябу тантаналарын оешкан төстә үткәрү бурычы куелды.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев