Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Аулак өй -көрәш» - Теләчедә!

Бүген шәхси эшмәкәр Рифкать Шәфыйковка караган «Туган авыл» күңел ачу комплексында «Аулак өй - көрәш» төбәкара проектының чираттагы ярышы булып үтте.

Анда районыбызның Сабировлар (Олы Нырсы),  Гайнетдиновлар (Теләче) нәселе, Саба районының Олы Кибәче авылыннан Сафиннар нәселе һәм Пенза өлкәсенең Сосновобор районының Индерка авылыннан Россия Федерациясенең Атказанган халык иҗаты «Былбыл» татар фольклор ансамбле  көч сынашты.Шулай ук, чарада Санкт -Петербургтан да кунаклар катнашты. Ярыш башланганчы районыбыз кунаклары «Туган авыл» күңел ачу үзәгенең музее, табигате белән таныштылар. Чара җиңүчеләрне, актив катнашучыларны, оештыручыларны бүләкләү тантанасы белән төгәлләнде. Ярыш Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы теләктәшлегендә үткәрелә. 

Фәнил Гаязов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев