Җаваплы карый
Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәтенең Айнур Гайнетдинов “потомственный” механизаторы.
Ник дигәндә, әтисе Рафаэль абый да гомерен тракторда, аның да иң кәттәсендә - чылбырлысында эшләп үткәрде. Инде хәзер данлы хезмәт юлын улы Айнур дәвам итә. Элегрәк Айнур МТЗ тракторларында хезмәт куйса, соңгы елларда чит илнең югары егәрлекле “Джондир” тракторын иярли. Аның белән ул язын-көзен чәчү эшләрен башкарса, җәен сенаж, силос таптый, соң көздә җир эшкәртә. Нинди генә эшкә алынмасын, Айнур аны зур җаваплылык һәм осталык белән башкара. Беркайчан да бер эшне ике тапкыр эшләмәс. Әлегедәй сыйфатлар аңа бабасы Гарифтан (әнисенең әтисе) күчкәндер. Бүген авылдашлары Гариф бабай турында: “Үтә тәртипле, пөхтә һәм төгәл кеше иде”, - дип искә ала.
Фәнил Нигъмәтҗанов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев