Җаваплылыкны арттыра, иминлекне тәэмин итә
2025 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда этләрне теркәү мәҗбүри санала. Моның өчен этне дәүләт яки шәхси ветеринария учреждениесендә теркәргә аңа чип беркетергә кирәк. Бу эшне башкармаган очракта, штраф яный. Исегезгә төшерәбез: әлеге закон 1 июльдән үз көченә керде.
Этләрне теркәү таләбе - аларны асраучы хуҗаларның җаваплылыгын арттырырга һәм әйләнә - тирәдәгеләрнең иминлеген тәэмин итүне, бәхетсезлек очракларын киметүне максат итеп куя. Бу уңайдан күптән түгел Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә 9 яшьлек кызга эт ташлану белән бәйле гадәттән тыш хәлне искә төшереп үтү дә җитә. Хәзерге вакытта бала республика балалар клиник хастаханәсендә дәвалана. Үпкәләре ясалма сулыш аппаратына тоташтырылган, табиблар аның гомере өчен көрәшә. Җанны өшетердәй әлеге очракларны кисәтү һәм булдырмау, закон бозучыларны ачыклау ветеринария хезмәткәрләренә йөкләнгән.
Яңа канунның төп таләпләре нидән гыйбарәт соң? Бу хакта без тулырак район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илгизәр Гариповтан сораштык:
- 2025 елның 1 гыйнварыннан соң дөньягә килгән көчекләрне тугач та өч ай эчендә теркәргә кирәк. 2025 елны 1 гыйнварыннан соң туган этләрне 2025 елның 31 декабренә кадәр теркәү зарур. Зур эт сатып алган очракта, аны 30 көн эчендә теркәү мәҗбүри. Эт теркәлмәгән очракта, аның хуҗасында кисәтү ясалырга яки ике - дүрт мең сум күләмендә штрафка тартырга мөмкин. Икенче тапкыр шундый ук хәл кабатланса, штраф биш мең сумга кадәр арта. Шунысы игътибарга лаек, республикада вакытлыча гына (30 тәүлеккә кадәр) яши торган этне теркәргә кирәкми.
- Бүген районда хуҗасы булган ничә эт яши?
- 580 эт яши дип исәпләнә. Хәзерге вакытта шуның 507 се чиплаштырылган. Планга карата эш үтәлеше - 88 процент. Кызганыч, райондашларыбыз арасында бу дәүләткүләм мөһим эшкә бармак аша караучы райондашларыбыз да юк түгел. Арада этләрен теркәмичә, яшереп йөрүчеләр бар. Хаклык өчен әйтеп узу кирәк, кайчакта беришләреннән: “Нигә кирәк ул? Мин этемне урамга чыгармыйм”, - дигән сүзләрне дә ишетергә туры килә. Күптән түгел әлеге уңайдан район хакимиятендә муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин катнашында авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә үткәрелде. Киңәшмәдә бу мәсьәлә район башлыгы тарафыннан бөтен тулылыгы белән күтәрелде. Әлегедәй җитди сөйләшү тагын булачак. Анысында Татарстан Республикасы Биологик байлыклар комитетының районара инспекторы Эмиль Гаязовның катнашуы да көтелә. Без - ветеринария хезмәткәрләре ел саен хайваннардагы йогышлы авыруларны кисәтү максатыннан тиешле чаралар күрү өчен шәхси йорт - хуҗалыкларны йөреп чыгабыз. Менә шунда теркәлмәгән этләрне ачыкларга мөмкин. Шулай ук кеше үзенең этен ветеринария хезмәткәренә алып барса яки башкалар аның этеннән зарланып шикаять белдерсә, хайванның теркәлгәнме-юкмы икәнлеге тикшереләчәк.
- Чиплаштыру - сукбай этләр мәсьәләсен хәл итәргә дә булышачакмы?
- Һәрхәлдә алдагы өч - дүрт елда хәл итәргә булышыр дип көтелә. Бу ваемсыз хуҗалар этләрен урамга чыгарып ташламасын өчен эшләнә, чөнки андыйларны бик тиз эзләп табып, җаваплылыкка тартып булачак. һәм, әлбәттә, үзе чыгып качкан этләрне хуҗасына кире кайтарып бирүне дә җиңеләйтәчәк. Эт һәм аның хуҗасы турында белешмәләр хайваннарны исәпкә алу һәм идентификацияләү буенча федераль дәүләти мәгълүмат системасына туплана. Шунысын да әйтеп үтү зарур: республикада сукбай этләр саны исәпкә алынмый. Мәче һәм башка йорт хайваннарының (моңа авыл хуҗалыгы хайваннары керми) теркәргә кирәк түгел.
- Бүген арада ике - дүрт мең сум акча - акча түгел инде диючеләр бар. Аз керемлеләр өчен ул да бик зур акча.
- Этләрен теркәмәгән хуҗаларга башта кисәтү ясала, штраф языла. Кешегә бит ниндидер гамәлләр өчен җәза бирелсә, законны барыбер үтәргә кирәк дип кабул итәргә гадәтләнгән. Этләрне теркәү өчен безнең хезмәткәрләр тарафыннан уңай шартлар тудырыла, торак пунктларга үзләре килә. Фәкать чакырырга гына кирәк. Моның бернинди дә мәшәкате дә юк: хуҗаның паспорты һәм ИНН таныклыгы, этнең ветеринария паспорты гына кирәк. Чип кую 15 минутлык эш. Ул тире астына кертелә. Бәясе 250 сум. Кабатлап әйтәм, язгы, көзге чорда ветеринарлар торак пункларда авыл хуҗалыгы хайваннарын тикшергәндә, аларга мөрәҗәгать итеп, этләрне теркәргә, чиплаштырырга була.
Сүз уңаеннан. 2021 елдан башлап, республикада мөгезле эре терлекләрне, атларны, сарыкларны һәм тавык-чебешләрне чиплаштыру программасы эшләп килә. 2026 елдан башлап, мөгезле эре терлеген, атын һәм тавык-чебешен чиплаштырылмаган хуҗаларга субсидия сыйфатындагы дәүләт ярдәмнәре бирелмәячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев