“Автокресло - балаларга!” дигән акция узды
Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлеге инспекторы, полиция майоры Каюмов С. Т., ДБУнең Казан шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлеге Саба районы бүлеге җитәкчесе Ягъфәрова Г.Н. һәм уртанчылар төркеме балалары тәрбияче Ф. Ф. Хәбирова белән “Автокресло-балаларга!” дигән акция уздырдылар.
Чараның максаты: балалар юл-транспорт травматизмы проблемасына, куркынычсызлык каешларын һәм балалар тоткарлау җайланмаларын куллану кирәклегенә, балаларны автомобиль салонында дөрес йөртүгә ата-аналарның игътибарын җәлеп итү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев