Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"Автоледи 2022" бәйгесе узды

24 июль көнне районның ДОСААФ оешмасы биләмәсендә "Автоледи 2022" республика күләмендә үтүче бәйгенең район туры уздырылды.

Бәйгедә катнашучылар  биремнәрнең теоретик өлешен компьютер классында, ә икенче өлешен шәһси машиналарында тапшырды.
Бәйге нәтижәләре буенча 1 урынга Теләчедән Гөльназ Кузьмина лаек булды.

Икенче һәм өченче урыннарны Баландыштан Гөлгенә Сафина белән Теләчедән Дәлия Зинатуллина бүлеште. Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторы, полиция лейтенанты Ленар Киямов  бәйгедә катнашучылардан юл йөрү кагыйдәләрен үтәүне катгый тәлап итте.

Калган катнашучылар лауреат дипломы һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

Зөлфия Ибраһимова.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев