«Автомобильче көне»н үткәрделәр
Юл хәрәкәте иминлеге Дәүләт бюджет учреждениесе җитәкчесе Гүзәл Ягафарова Иске Җөри авыл клубында модель китапханә хезмәткәрләре һәм Иске Җөри урта мәктәбенең «Комета» ЮИД отряды белән берлектә «Автомобильче көне» үткәрде.
"ПДД - вечеринка" дип аталган интеллектуаль уенда гамәлдәге машина йөртүчеләр белән бергә киләчәктә машина йөртүче булачак егет- кызлар да катнашты. Алар викторина сорауларына җавап бирделәр , күңелле стартларда һәм конкурсларда катнаштылар, биеделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев