Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Авыл җирлекләрендә шәхси затларның үзйөрешле машиналарына техник карау бара

Районның авыл җирлекләрендә шәхси затлардагы трактор һәм тагылма арбаларга техник карау бара.

17 май көнне Әбде авыл җирлеге территориясендә яшәүче шәхси затларның трактор һәм тагылма арбаларына техник карау чарасы үткәрелде. Тикшерү барышында анда катнашучы затларның регистрация документлары, техникаларының төзеклеге һәм куллану вакытында куркынычсызлык таләпләренә җавап бирү мөмкинлекләре каралды.

Чарага килүчеләр  техникаларын яхшы әзерләргэ тырышканнар. Шәхси затлар тарафыннан җирлектә рәсмиләштерелгән техниканың 20 берәмлеге монда куелган иде.

 Күзәтчелек органы таләпләреннән тыш, техниканың тышкы өслеген чистартып, буяп куюлар, әлеге чараның авыл җирлегендә аерым статуска ия булуын күрсәтә.

Чара авыл җирлеге башлыгы Н.Р. Рахматуллин катнашында узды.       

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X